Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Кара лалә” һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган тантаналы митинг узачак

Әфган сугышы егерменче гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларның берсе булды. 15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнне бу сугышта зур батырлыклар күрсәткән, Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алабыз, алар алдында баш иябез. Әфган сугышында районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары...

Әфган сугышы егерменче гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларның берсе булды. 15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнне бу сугышта зур батырлыклар күрсәткән, Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алабыз, алар алдында баш иябез. Әфган сугышында районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары бүләкләренә-орден-медальләргә лаек булды. 6 лачыныбыз интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. 15 февральдә 12.00 сәгатьтә "Кара лалә" һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган тантаналы митинг уза. Шушы ук көнне әлеге истәлекле көнгә багышлап, Сабантуй мәйданында автоузышлар оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Кара лалә” һәйкәле янында совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга багышланган танта...