Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “IT-чемпион”нар арта

"IT-чемпион-2014" республика конкурсының беренче этабында Азнакайдан Искәндәр Шәфыйков иң күп балл җыйган - 911. Ул Азнакай 7 нче урта мәктәбендә белем алган, хәзер укуын Бөгелмә лицеенда дәвам итә. Шулай ук 2 нче мәктәптән Илгиз Шәфыйков (909 балл), 4 нче лицейдан Азамат Шәйдуллин (352 балл) да җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне бүләкләү...

"IT-чемпион-2014" республика конкурсының беренче этабында Азнакайдан Искәндәр Шәфыйков иң күп балл җыйган - 911. Ул Азнакай 7 нче урта мәктәбендә белем алган, хәзер укуын Бөгелмә лицеенда дәвам итә. Шулай ук 2 нче мәктәптән Илгиз Шәфыйков (909 балл), 4 нче лицейдан Азамат Шәйдуллин (352 балл) да җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында аларга ноутбуклар тапшырылган.

- Бу конкурс икенче ел рәттән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Информатизация һәм элемтә министрылыгы тарафыннан үткәрелә. Анда безнең район укучылары да актив катнаша, - ди мәгариф идарәсе өлкән методисты Әлфия Ганиуллина.

Конкурс кысаларында укучылар өлкәннәргә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы турында аңлаталар, аларга шәхси кабинетлар ачып, аның белән файдаланырга, хезмәтләргә электрон юл аша түләргә өйрәтәләр. Беренче турда республикадан йөз меңнән артык укучы катнашкан һәм алар өлкәннәргә 117 мең шәхси кабинет ачырга ярдәм иткән.

- Бүгенге заманда нинди яшьтә булсаң да, Интернет бик кирәкле һәм файдалы. Күп кенә хезмәтләргә өйдән чыкмыйча, озын чиратларда тормыйча да түләп була. Өлкән кешеләр өчен бу аеруча җайлы, - ди Илгиз Шәфыйков.

11 нче сыйныфта укучы абыйсы Ильмир да узган ел "IT-чемпион" конкурсында җиңү яулаган булган. Быел ул да икенче турда катнаша.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “ITчемпион”нар арта