Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре дәвам итә

Җәен шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре уза. Июльнең соңгы көнендә 26 нчы квартал да шау-гөр килде. Район үзешчәннәренең һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады халык. Миргаяз Шәрәфиевнең моңлы җырлары аеруча дулкынландырды. Мондый бәйрәмнәрдә җитәкчеләр дә катнаша һәм кешеләр аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бу көнне дә район башлыгы Марсель...

Җәен шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре уза. Июльнең соңгы көнендә 26 нчы квартал да шау-гөр килде.

Район үзешчәннәренең һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылады халык. Миргаяз Шәрәфиевнең моңлы җырлары аеруча дулкынландырды.

Мондый бәйрәмнәрдә җитәкчеләр дә катнаша һәм кешеләр аларга үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Бу көнне дә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасарлары, хезмәт күрсәтүче предприятие вәкилләре, "Восход" торак милекчеләр ширкәте рәисе Минзаһит Зиакаев халыкның сорауларына җавап бирделәр, берсе генә дә игътибардан читтә калмады.

Әлбәттә, бәйрәм бүләксез булмый. Кварталны төзекләндерү һәм яшелләндерүгә өлеш кертүчеләргә, өлкән яшьтәге юбилярларга бүләкләр тапшырылды.

Алар арасында 95 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Зәкия Җәләлетдинова да бар иде. "Восход" торак милекчеләр ширкәтенең иң яхшы хезмәткәрләре исә район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Әнә шулай чәй табыны, җыр-биеләре белән гөрләп узды квартал бәйрәме.

Алсу Зиатдинова

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре дәвам итә