Азнакайда ишек алды бәйрәмнәре бара (ФОТОРЕПОРТАЖ)
“Безнең ишек алды” милли проекты кысаларында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме Солтангалиев урамындагы 33 нче йорт ишек алдында «Минем йортым - минем шәһәрем» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.
Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай шәһәр Советы депутаты Наил Вәлиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов һәм идарәче компания директоры Алинә Солтанова халыкка җылы котлауларын җиткерделәр. Бәйрәмне Фәнзирә Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Ихлас» фольклор ансамбле һәм шәһәребезнең яшь артистлары концерт программасы белән бизәделәр. Шулай ук этарада артистлары Булат Нигъмәтуллин һәм Дилә Нигъмәтуллина да җырларын бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев