Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

Безнең районда ишегалды бәйрәмнәре матур традициягә әйләнде.

 

Чираттагысы «Универсал» идарәче компаниясенә караган Хәсәнов урамындагы 10-нчы номерлы йорт ишегалдында булды. Мондый чаралар-күршеләр, якташлар, җирле җитәкчеләр белән очрашырга, сөйләшергә, үз фикерләрен, үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен белдерергә менә дигән мөмкинлек.

Әлеге очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, идарәче компания җитәкчесе Элеонора Алчина һәм башка җитәкчеләр катнашты.

Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлап, район үсешенә зур өлеш керткән азнакайлыларга рәхмәтен белдерде, районда алып барылган эшләр һәм киләчәккә планнар белән таныштырды, шәһәр тормышында актив катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Бер генә бәйрәм дә бүләксез узмый. Торак-коммуналь хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә, ветераннарга һәм юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм мул табын артында чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев