Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек шоферлар саны кимегән

Наил АБДУЛЛИН Әлеге мәсьәләне ачыклау максатыннан, газета журналисты Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте экипажы белән шәһәр урамнарында чираттагы рейдта булды. ...Бу арада көннәрнең гадәттән тыш салкын торуы сәбәплеме, урамнардагы автомобильләр ташкыны шактый кими төшкән. Юл-патруль хезмәте автомобиле экипажының өлкән инспекторы полиция лейтенанты Радик...

Наил АБДУЛЛИН

Әлеге мәсьәләне ачыклау максатыннан, газета журналисты Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы бүлегенә караган ЮХИДИ бүлекчәсе юл-патруль хезмәте экипажы белән шәһәр урамнарында чираттагы рейдта булды.

...Бу арада көннәрнең гадәттән тыш салкын торуы сәбәплеме, урамнардагы автомобильләр ташкыны шактый кими төшкән. Юл-патруль хезмәте автомобиле экипажының өлкән инспекторы полиция лейтенанты Радик Гыйләҗев, беренче тикшерү урыны итеп машиналарның һәм җәяүлеләрнең аеруча еш йөри торган җирне - Җиңү мәйданы янындагы олы юл чатын сайлады. Озакламый беренче кагыйдә бозучы да пәйда булды - инспектор Айнур Хәкимов, районның ерак авылыннан килгән "Лада" автомобиле хуҗасына, җәяүлеләрнең юл аша чыгу урыны алдында туктамаган өчен административ беркетмә төзеде. Шунда ук куркынычсызлык каешын эләктермәгән килеш машина белән идарә иткән Азнакай кешесе дә 1000 сум штрафка тартылды.

Юллардагы автотранспорт хәрәкәтенә күзәтчелек итү вакытында беркайчан да инспекторлар бер урында озак тоткарланмыйлар. Безнең очракта да шулай булды. Көн дәвамында дистәгә якын урын алыштырылды, шактый гына юл хәрәкәтләрен бозу очраклары ачыкланды. Алар арасында ОСАГО иминиятләштерү полисына исем-фамилияләре кертелмәгән килеш машина йөртү, дәүләт теркәү номерларының танылмаслык дәрәҗәдә булуы, автомобильләрне җәяүлеләрнең юл аша чыгу урынына 5 метрдан якын кую, тыю билгеләрен үтәмәү, фараларның якын утларын кабызмау, тукталыш тыелган урыннарга машина кую очраклары да ачыкланды. Болардан тыш, уң яктан килгән автотранспортны уздырып җибәрмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан юл-транспорт вакыйгасын тикшерүдә катнашырга да туры килде.

Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, рейд барышында туктатылган автомобиль хуҗаларының шикле күренгәннәре алкотестр ярдәмендә тикшерү дә уздылар. Ул көнне алкогольле эчемлек кулланган килеш руль артына утыруның бер генә очрагы да булмады.

Гомумән алганда, Азнакай ЮХИДИ бүлекчәсе юл инспекторлары тарафыннан узган бер атна вакыт эчендә спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автомобиль белән идарә иткән 5 кеше тоткарланган. Алар арасында 1 Әгерҗе, 1 Югары Стәрле авылы, 2 Актүбә бистәсе, 1 Мөслим районы кешесе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек шоферлар саны кимегән