Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда исерек шофер мәктәп автобусын бәргән

Кызганыч, бүгенге көндә штрафы да зур, вакытлыча машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калам, кемнеңдер үлемендә гаепле булам дип уйлап та тормастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимергә дә уйламый. Исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында ике меңнән артык кеше һәлак була. Агымдагы елда гына да җирлегебездә 219...

Кызганыч, бүгенге көндә штрафы да зур, вакытлыча машина йөртү хокукыннан да мәхрүм калам, кемнеңдер үлемендә гаепле булам дип уйлап та тормастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимергә дә уйламый. Исерек шоферлар гаебе белән ел саен Россия юлларында ике меңнән артык кеше һәлак була.

Агымдагы елда гына да җирлегебездә 219 сәрхүш шофер тоткарланды. Бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре исерек транспортчыларны ачыклауны игътибар үзәгендә тоталар. Атна саен махсус рейдлар уздырыла. Узган атнада район юлларында шундый җиде шофер тоткарланган.


Исерек килеш руль артына утырган шофер гаебе белән 20 сентябрь көнне Азнакайда чираттагы авария теркәлде. Бу көнне иртәнге 6 сәгатьтә «Лада-111940» машинасын йөртүче егет, шәһәрне урап үтүче юлдан Шәйхетдинов - Ленин урамнары юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз тизлекне сакламыйча, алдан барган «ПАЗ-32053-70» мәктәп автобусы белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә, автобус әйләнә. "Калина" машинасының спидометр угы бу вакытта 160 билгесендә туктап кала. Бәхеткә, әлеге коточкыч авария үлем-китемсез тәмамлана. Бу вакытта мәктәп транспортында балалар булса юл-транспорт һәлакәтенең ни белән тәмамланасын күз алдына китерүе дә авыр.


Берсүзсез, исереп руль артына утыру җинаятькә тиң. Иртәме-соңмы әлеге мавыгулар зур фаҗигаләргә, төзәтелмәслек кайгы-хәсрәтләргә китерәчәк. Исерек шофер үзенең генә түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучы башка бер гаепсез кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген куркыныч астына куюы турында башына да китерми. Батыраеп, хәмерле стаканга үрелгәнче шул турыда уйлансагыз иде, автомобильчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда исерек шофер мәктәп автобусын бәргән