Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда инвесторлар өчен җирлек киң

Инвестицияләр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүгенге каршылыклы шартларда инвестицияләр җәлеп итүне Татарстан өчен алдынгы бурыч итеп куйды. Районыбыздагы инвестицион климат, ышанычлы партнерлар, үзара хезмәттәшлек турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовка мөрәҗәгать иттек. - Наҗәт Мәсгутович,...

Инвестицияләр икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүдә зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүгенге каршылыклы шартларда инвестицияләр җәлеп итүне Татарстан өчен алдынгы бурыч итеп куйды. Районыбыздагы инвестицион климат, ышанычлы партнерлар, үзара хезмәттәшлек турында сөйләвен сорап, без муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймовка мөрәҗәгать иттек.
- Наҗәт Мәсгутович, Азнакай инвесторларны җәлеп итәме?
- Икътисадка инвестицияләр җәлеп итү тотрыклы үсешне тәэмин итүдә районыбызда элек-электән өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торды. Ул район өчен алдынгы бурычларның берсе. Яңа инвестицион проектлар бюджет керемен тулыландыруда, яңадан-яңа эш урыннары булдыруда зур әһәмияткә ия. Бездә инвесторларны җәлеп итәр өчен шартлар күп. Табигый-чимал запаслары, уңай географик шартлар, транспорт мөмкинлекләре, матур табигатебезне алыйкмы? Азнакаебыз искиткеч матур табигать кочагына урнашкан, ял итү, туризм өчен гүзәл урын. Районыбыз даны булган Чатыр тавы үзе генә дә ни тора. Азнакай - ул ныклы үсешкә ия булган инженерлык инфраструктурасы, транспорт челтәре, торак фонды, гомумән, тормыш-көнкүреш өчен барлык уңай шартлар булган заманча шәһәр.
Районыбыз үсеше, халкының уңайлыклары өчен эшләргә теләүче һәрбер чит ил һәм үзебездәге инвесторлар белән үзара хезмәттәшлек алып бару, инвестицияләр җәлеп итү өчен безнең ишекләребез ачык.
Инвестицияләр җәлеп итү буенча Азнакай районы республика муниципаль берәмлекләре арасында алдынгы урында тора.
Районыбызның елдан-ел үсүендә инвесторларыбызның зур өлеше бар.
Шәхси инвестицияләр хисабына төзелгән "Тәмле", "Агат", "Шифа" сәүдә объектлары, заманча кинотеатр белән "Восток" зур сәүдә-күңел ачу комплексы халык өчен хезмәт итә.
- Чит ил инвесторлары белән үзара хезмәттәшлеккә ныклабрак тукталсагыз иде.
- Беларусь, Төркия Республикалары делегацияләре, эшмәкәрләре белән нәкъ шул максатта очраштык. Азнакай һәм Тарсус арасындагы үзара хезмәттәшлек инде озак еллар дәвам итә. Әле Төркиянең сәнәгать үзәге саналган Мерсиннан дөньякүләм танылган "ARBEL" шурасы рәисе Мәхмүт Арслан эшлекле визит ясады. Аны районның республикада алдынгылар рәтендә барган игенчелек өлкәсе дә, җитештерү предприятиеләре, мәдәният-сәнгать тә кызыксындырды. "Сезнең район инновация, инвестиция потенциалыннан чыгып караганда ике як өчен дә бик файдалы мәйдан", - дип бәя бирде ул.
Әле менә шушы көннәрдә Кырым Республикасының Бакчасарай районы башлыгы Рефат Дердаров килде. Делегация әгъзалары үзебезнең "Нефтемаш" заводында җитештерелгән модульле ФАПларга соклану белдерделәр. Бик тиздән аны Бакчасарай районының Самохлово авылында куллана да башлаячаклар.
- Районыбызда урта һәм кече эшмәкәрлек субъектларына, яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре, социаль объектлар ачарга теләүче тәвәккәл гражданнарга мөмкинлекләр тудырыламы?
- Мондый инициативалы, үз эшен башлап җибәрүчеләр һәрчак игътибар үзәгендә. Хакимият һәм эшмәкәрләр арасында бернинди каршылык юк. Киресенчә, аларның матур эшләрен хуплап, ныклы ярдәм күрсәтәбез. Район бюджетының 25 процентын бүгенге көндә эшмәкәрләребез тулыландыра. Үз эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм максатыннан безнең районда менә инде дүртенче сәнәгать мәйданчыгы ачылып килә. Үз эшеңне башлыйм дисәң, эшмәкәрлек өлкәсендә аңлашылмаган нәрсәләр күп бит ул, тәжрибәсе дә җитенкерәми. Ә биредә исә бар да әзер: кил дә эшеңне башлап җибәр. Мәсәлән, бүгенге көндә өч мәйданчыкта 13 резидент эшли. Киләчәктә 200 эш урыны булдыру планлаштырыла. Тәвәккәлләргә районыбызда эш мәйданы җитәрлек. Аккредитацияләнгән мондый мәйданчыкларда үз эшен башлап җибәрүчеләр өстәмә дәүләт ярдәменнән һәм башка ташламалардан файдалана алалар. Районда Әнвәр Җиһангиров җитәкчелегендә эшмәкәрләр берлеге эшләп килә. Документлар хәзерләү, федераль һәм республикакүләм ярдәм программаларыннан файдалануда, төрле аңлату эшләре алып баруда ныклы ярдәм күрсәтелә. Узган елда гына да эшмәкәрләр 350 яңа эш урыны булдырдылар, төрле программалардан 50 млн сум күләмендә ярдәм җәлеп иттеләр.
Авылларда да гаилә фермалары һәм хуҗалык итүнең башка кече формалары актив үсештә. Районда булган 31 гаилә фермасының 7 се узган ел эшли башлады. Хуҗалыкларда мал асрауны арттыру, яшьләрне эшле итү максатында муниципалитет тарафыннан бар шартлар да тудырыла. Бу уңайдан 4-5 баш савым сыер асраучы хуҗалыкларга савым аппаратлары бирелә. Районыбызда кош-корт асраучы, умартачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнүчеләр арта. Үз продукцияләрен сатуны оештыру максатыннан даими рәвештә ярминкәләр оештырыла, үзәк базарда да ял көннәрендә сату өчен бушлай аерым урын булдырылды.
Халкыбызның табынын сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итүдә, яңа эш урыннары булдыруда Актүбә бистәсендәге 3800 баш савым сыерга исәпләнгән мега-ферма зур әһәмияткә ия.
Без үзебезнең икмәк комбинаты, май заводын саклап калдык, район кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеген көчәйтү өлкәсендә ныклы эш алып барыла.
Муниципалитет туризм, төзелеш, агач эшкәртү, азык-төлек сәнәгате, спорт, дәвалау-профилактика һәм башка өлкәләрдә дә инвесторлар белән уртак проектлар төзергә, үзара хезмәттәшлек итәргә һәрчак әзер. Эшлекле, тәвәккәл, инициативалы партнерларны көтеп калабыз.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инвесторлар өчен җирлек киң