Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда инвестиция программасы буенча элеватор төзергә планлаштыралар

Авыл хуҗалыгында эшнең бетеп торганы юк. Бүгенге көндә төп көч терлек азыгы хәзерләүгә бирелсә, инде урып-җыю эшләренә дә күп калмый. Хуҗалыкларда эшнең торышы белән кызыксынып, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек. - Югары сыйфатлы, каротинлы терлек азыгы хәзерләү өчен күпьеллыкларны үзвакытында чабып алу - иң төп максатларның берсе....

Авыл хуҗалыгында эшнең бетеп торганы юк. Бүгенге көндә төп көч терлек азыгы хәзерләүгә бирелсә, инде урып-җыю эшләренә дә күп калмый. Хуҗалыкларда эшнең торышы белән кызыксынып, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усмановка мөрәҗәгать иттек.

- Югары сыйфатлы, каротинлы терлек азыгы хәзерләү өчен күпьеллыкларны үзвакытында чабып алу - иң төп максатларның берсе. Күпьеллыкларны яңарту, терлек азыгы рационын аксым белән баету өчен кузаклы культуралар чәчүгә аеруча өстенлек бирелде.

Бүгенге көндә бер баш шартлы терлекккә 7,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнде, бу планда каралганның 29 процентын тәшкил итә. 6438 тонна печән (48%), 69134 тонна сенаж (45 %), 100 тонна яфрак азык (80%) хәзерләнде.

Бу өлкәдә Таллы Бүләк (бер баш шартлы терлеккә 12,3 ц азык берәмлеге), "Союз-Агро" (10,9 ц), "Кәримов Ф.Р." (10 ц) хуҗалыклары аеруча активлык күрсәтә. Әмма шул ук вакытта "Агро ТНГС-И" (1,1ц), "Чалпы" (2,3 ц ), "Стәрле" (2,4 ц ) хуҗалыкларында эш бик сүлпән бара.

Урып-җыю эшләренә дә озак калмый. 14 нче июльдән 19 ына кадәр муниципаль районнарның агросәнәгать оешмаларында авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында техниканың урып-җыю эшләренә хәзерлеген тикшерү буенча конкурслар уздырыла. Район буенча 107 урып-җыю техникасы бар. Аларның барысы да диярлек комбайнчылар белән тәэмин ителгән. 92 се хәрби хәзерлектә. Урып-җыю техникасының хәзерлеге, кадрларның җитәрлек булуы уңышны тиешле дәрәҗәдә, үзвакытында җыеп алу ышанычын тудыра.

Ындыр табакларының искерүе - бүгенге көндә иң төп проблемаларның берсе булып тора. Тиешенчә җиһазландырылган үз амбарлары булмау сәбәпле, хуҗалыклар зур транспорт чыгымнары кичерә. Шуңа күрә "Марс" җәмгыятендә инвестиция программасы буенча элеватор төзергә планлаштырабыз.

Нәсимә Фазлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инвестиция программасы буенча элеватор төзергә планлаштыралар