Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда инвалидлар декадасы һәм Яңа елга әзерлек эшләре бара

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады. РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә 155 хәбәр алынган, район буенча алты җинаять...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.

РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров чыгышыннан күренгәнчә, узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә 155 хәбәр алынган, район буенча алты җинаять кылынган, аларның 4е "кайнар эз"дән ачылган.

Азнакай муниципаль районы буенча ФСБ бүлеге җитәкчесе Илгиз Хәкимов республикада соңгы көннәрдә булган гадәттән тыш хәлләрне анализлап, һәркемне уяу булырга чакырды.

- Төрле социаль челтәрләр аша фетнә тудыручылар да закон каршында җавап бирергә тиеш, - ди Марсель Шәйдуллин.

Муниципаль районның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Расих Шәкүров комиссия эшчәнлеге белән таныштырды. Быел республика күләмендә 3500 авария теркәлгән, аларда 510 кеше вафат булган. Бу бер олы авыл дигән сүз. Азнакай юлларында 43 юл-транспорт вакыйгасы ун кешенең үлеменә китергән. Комиссия алдына юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру бурычы куелды. Шәһәр башкарма комиеты җитәкчесе Яңа елга әзерлек белән дә таныштырып үтте.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов инвалидлар декадасында инвалидларны яклау буенча күреләчәк чаралар планы белән таныштырды. Бүген районда 4180 мөмкинлекләре чикләнгән кеше яши. Хакимият башлыгы аларның берсе дә ярдәм, игътибардан читтә калмаска тиеш дип ассызыклады һәм һәркемне хәйриячелек белән шөгыльләнергә чакырды.

Киңәшмә барышында шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариат җитәкчесе Рәдиф Камалеев алып барылган агымдагы эшләр турында сөйләде, башкарыласы чаралар планын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инвалидлар декадасы һәм Яңа елга әзерлек эшләре бара