Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда инглиз теле фестивале узды

Районыбызда менә алтынчы елын "Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дигән фестиваль уздырыла. Аның сайлап алу турында 5-11 сыйныфлардан 117 укучы катнашты. Жюри телне камил белү белән бергә башкару осталыгына да игътибар итте. Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең гала-концерты үтте. Ул быел районыбыз оешуның 85 еллыгына багышланды һәм аңа "Чәчәк ат, Азнакаем!" номинациясе...

Районыбызда менә алтынчы елын "Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дигән фестиваль уздырыла. Аның сайлап алу турында 5-11 сыйныфлардан 117 укучы катнашты. Жюри телне камил белү белән бергә башкару осталыгына да игътибар итте.

Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең гала-концерты үтте. Ул быел районыбыз оешуның 85 еллыгына багышланды һәм аңа "Чәчәк ат, Азнакаем!" номинациясе өстәлгән иде. Әлеге номинациядә якташ шагыйрьләрнең әсәрләре инглиз телендә яңгырады. Галия Сәетшинаның "Балкып яшә, Азнакай" шигыре иң яхшы тәрҗемә дип табылды һәм аны оста итеп башкарган Зур Сукаеш мәктәбе укучысы Рәзилә Мияссәрова беренче урынга лаек булды. Икенче урынга Роза Әхмәдишинаның "Притча" шигыре белән 6 нчы урта мәктәбе укучысы Диләрә Хаҗиева чыкты. Галия Сәетшинаның "Азнакай" шигыренә Марат Зарипов язган җырны башкарган гимназия кызлары ансамбле дә югары бәя алды.

Иң танылган номинация - "Җыр" буенча 24 башкаручыдан Алсу Әхмәтгәрәева (Тымытык мәктәбе) һәм Руслан Латыйфуллин (9 нчы мәктәп) җиңүчеләр дип танылды.

"Шигьри әсәр" номинациясендә 23 укучы арасыннан Ләйсән Хуҗина (гимназия) һәм Зилә Зариповага (4 нче лицей) тиңнәр булмады.

Гала-концертны 5 нче һәм 7 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары Илиза Фәрукшина белән Искәндәр Йосыпов искиткеч итеп алып бардылар һәм инглиз телен камил белүләрен күрсәттеләр.

Асия ХӨСӘЕНОВА, мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда инглиз теле фестивале узды