Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җинаять очраклары арткан

Узган атнада районда сигез җинаять кылынган. Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт подъездыннан велосипед урлануы шуның ачык мисалы. Карак - элек тә хөкем ителгән Әлмәт кешесе. Хәзер аның моның ише караклыкта элек...

Узган атнада районда сигез җинаять кылынган.
Гражданнарның шәхси милекләренә карата игътибарсызлыгы, аларны теләсә кайда, шулай ук күзәтү булмаган урыннарда калдырып китүләре кайберәүләрне "җиңел кәсеп"кә этәрә. Шәһәрнең Нефтьчеләр урамындагы бер йорт подъездыннан велосипед урлануы шуның ачык мисалы. Карак - элек тә хөкем ителгән Әлмәт кешесе. Хәзер аның моның ише караклыкта элек тә катнашкан булу фактлары ачыклана.
Узган атнада билгесез кешеләр Әлмәт тракты урамында урнашкан стоянкада калдырылган "МАЗ" һәм "Вольво" машиналарыннан алты аккумулятор "чәлдерәләр". Хуҗаларга 54600 сумлык матди зыян салынган.
Фатирлардан, шәхси йортлардан әйбер урлау фактлары да кабатланып тора. Әнә бер ханым танышына кунакка барган җиреннән хуҗа кешенең 10 мең сумлык телевизорын урлап чыга. Аш белән атканга таш белән ату шул буладыр инде.
"Алкоголь" оператив-профилактика операциясе барышында полиция хезмәткәрләре контроль сатып алу оештыра һәм такси хезмәте күрсәтү шоферының алкоголь эчемлекләр белән сату итүен ачыклый. Машинадан 50 литр спиртлы эчемлек алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев