Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда җиләкне иң күп җыйган ир–ат – Марат Кәримовны бәйгедә аеруча алкышладылар

Җәйнең кыл уртасы, җиләк чоры, җәмәгать. Кемне генә очратсаң да, сүз гел шул җиләк турында. "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиеваның да районда "Җиләк бәйрәме" үткәрү хакында тәкъдимен район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундук күтәреп ала, алай гына да түгел, бәйрәмне чиләк тулы җиләкләр белән үткәрү мөмкинлеге дә...

Җәйнең кыл уртасы, җиләк чоры, җәмәгать. Кемне генә очратсаң да, сүз гел шул җиләк турында. "Ак калфак" татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиеваның да районда "Җиләк бәйрәме" үткәрү хакында тәкъдимен район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундук күтәреп ала, алай гына да түгел, бәйрәмне чиләк тулы җиләкләр белән үткәрү мөмкинлеге дә тудыра. Шулай итеп, узган шимбәдә берничә автобусларда "Ак калфак", хатын-кызлар, ветераннар советлары әгъзалары, шәһәрдәшләребез, чык та күтәрелмәстән урман-аланнарга кузгалды. Без, аккалфаклылар, "Кәрпи тавы"н сайладык.

Барганда ук җиләктән иң тәмле кайнатманы ясау алымнары турында гап куерды. Берәүләр аның "күлмәген" алып кайнатуны хупласа, икенчеләре "витамины бетә" дип, каршы төште. Тауның иң очына менеп җитүгә мондагы җиләк шәплегеннән күзләр камашты. Ике сәгать үттеме-юкмы, Гөлсинә Хафизова 10 литрлы чиләген тутырып та куйды. Менә кайда ул осталык! "Культуралар"ны җырлап кына йөриләр, дигән булалар тагын!

Әбиләребез тәрбиясе, милли йолалар, бала чакның күңелле мизгелләре хакында сөйләшә-сөйләшә җиләк җыеп вакыт үткәне дә сизелмәгән. Су шешәләре, ризык салынган пакетлар - барсы да җиләк белән тулгач, кызыл-сары мәтрүшкәсен дә өзгәләгәч, кайтырга чыктык. Түмгәкле урман читендә автобусыбыз "кәҗәләп" алды.

Нәфис зат дисәләр дә, бездәге гайрәт - бер этү җитте, автобус шап итеп тигез юлга чыгып та утырды. Бераз каушап калган шоферыбызның гаҗәпләнү катыш соклануы йөзенә чыккан. Җиләкчеләрнең әле кайтып кичке бәйрәм өчен бәлеш-кайнатмалар да пешерәсен белгәч, ул да ашыкты.

Туктале, аланда калган бөре җиләкләрнең дә пешәсе бар бит, дигәндәй, кичкырын яңгыр сибәләргә тотынды. Әмма бәйрәмгә җыенучыларны ул куркыта алмады - халык Татарстан мәйданына юл тотты. Фонтан янында барсы дә мәш килеп өстәлләргә тезелгән нигъмәтне хозур кыла.

Әнә, аккалфаклыларның чиләк-чиләк җиләкләре, аннан пешерелгән бәлеш-пироглары, кып-кызыл тәлгәшләрдән ясалган букетлары әллә каян үзенә дәшеп тора. Аларга сынатырга ярамый шул, ни дисәң дә бәйрәмне оештыручы төп хуҗалар. Күрче син әгерҗелеләрне, табыннарында ни генә юк: төрлесеннән җиләкле камыр ризыклары, хәтта урама белән чәкчәккә тикле менеп кунаклаган.

Авыл биләмәсе башлыгы Назыйф Хәсәнов берсеннән-берсе чибәр, мөләем ханым-туташларны үз тирәсенә җыйган. Ветераннарыбыз, һәрвакыттагыча, дәрәҗәне югары тота, сый да, җиләк тә мулдан. Рүзилә апа Сәлимгәрәеваның пирогы үзе генә дә 3 килолы! Җиләк җыйганда күңелендә шигырь дә туган.

-Бик матур йола тудыра җитәкчеләребез, дәвамлы булсын! Мондый бәйрәмнәргә балалар, яшьләребезне дә күбрәк тартырга кирәк. Бердән, дуслык, бердәмлек кадерен белерләр, икенчедән, җиләкне үзләре җыеп ашар.

АПТС хезмәткәрләре ясаган өстәлдән дә күзне алмалы түгел. Әледән-әле "Чәкчәк бәйрәме" уздырып торган Буралы ханымнары белән ярышырга да ай-һай нинди осталык кирәк! Мәгариф өлкәсе уңганнарын күр тагын: кагы, кайнатмасы, камыр ашлары - төрлесеннән.

Буын чыгарып утырган күмер самавырында үләнле чәй пеште, бала-чага әти-әниләрен тәм-том сатучылар янына әйдәкләде. Ул арада район-шәһәр Мәдәният йорты үзешчәннәре җәй җырларын сузды. Шөкер, халкыбызның кызарып пешкән җиләк турында да, аның янәшәсендә үскән ак ромашкалар хакында да җырлары күп, һәркайсы алкышларга күмелде.

- Мондый да яңа төр, затлы бәйрәмнең республикада булганы юк. Тәүгесе бездә - Азнакайда үтә. - дип башлады сүзен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Әле җәй дәвамында себерке, дару үләннәре җыеп та шулай тамаша кылырбыз. Район җитәкчелегенең исәбе аларны матур йолага әверелдерүдә.

"Ак калфак"ның район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева милли гореф-гадәтләребезне кайтару, яңартуга тукталды. Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов бүген җыйган җиләкләрен физик мөмкинлекләре чикләнгән, үзләре аны җыеп ашаудан мәхрүм булган ике шәһәрдәшебезгә күчтәнәч итеп кертәчәген әйтте. Ураза барган изге Рамазан аенда нинди яхшы үрнәк!

Бәйрәм бәйгесендә катнашкан җиләкне "Иң күп җыючы", "Иң чиста җыючы", "Иң тиз җыючы", "Иң оста кайнатма ясаучы", "Бәлеш остасы".... - һәркайсы район башлыгының һәм "Бердәм Россия"нең Азнакай бүлекчәсе бүләкләренә ия булды. "Җиләкне иң күп җыйган ир-егетләр" - Марат Кәримов һәм аның кечкенә улын аеруча алкышладылар. Тулы чиләкләрендәге җиләк күрче ничек кызарып пешкән, эре.

Менә шулай, җәмәгать, җәйнең яме җиләк белән. Бу гүзәллек, муллыкны күрми калмагыз, туган якның урман аланнары, тау битләрендә сезне быел тагын да ныграк уңган җир җиләге көтә...

Лиза Нур, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда җиләкне иң күп җыйган ир–ат – Марат Кәримовны бәйгедә аеруча алкышладылар