Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Ибраһим Миңгалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды

Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында ТРның Атказанган тренеры, СССР спорт мастеры Ибраһим Миңгалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Анда Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Урыссу һәм Азнакайдан 65 көрәшче катнашты. Аларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның грек-рим көрәш федерациясе (ГРКФ) вице-президенты, башкарма директоры Рөстәм Таһиров, район...

Азнакай шәһәр-район Мәдәният йортында ТРның Атказанган тренеры, СССР спорт мастеры Ибраһим Миңгалиев истәлегенә грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Анда Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Урыссу һәм Азнакайдан 65 көрәшче катнашты.


Аларны Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстанның грек-рим көрәш федерациясе (ГРКФ) вице-президенты, башкарма директоры Рөстәм Таһиров, район башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, ГРКФнең «Бердәмлек» бүлекчәсе, «Азнакайнефть» идарәсе профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов тәбрикләде.


Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә «Азнакайнефть» идарәсенең җәмәгатьчелек белән элемтә инженеры Нәфис Әхмәтов.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Ибраһим Миңгалиев истәлегенә грекрим көрәше буенча республика турниры узды