Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Җиңү паркы төзелә

Хәтер һәрчак сакта. Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салган якташларыбыз, Бөек Җиңүне якынайту өчен көн-төн авыр хезмәт куйган апайлар, арык җилкәләрендә замана йөген күтәргән яшүсмер малай-кызлар, гомер буе "менә кайтыр" диеп ирләрен көтеп яшәгән толлар, улларын югалткан аналар, сугыш ятимнәрен... еллар, гасырлар үтсә дә онытырга хакыбыз юк. БАШКА ФОТОСУРӘТЛӘРНЕ...

Хәтер һәрчак сакта. Бөек Ватан сугышында яу кырында башларын салган якташларыбыз, Бөек Җиңүне якынайту өчен көн-төн авыр хезмәт куйган апайлар, арык җилкәләрендә замана йөген күтәргән яшүсмер малай-кызлар, гомер буе "менә кайтыр" диеп ирләрен көтеп яшәгән толлар, улларын югалткан аналар, сугыш ятимнәрен... еллар, гасырлар үтсә дә онытырга хакыбыз юк.

БАШКА ФОТОСУРӘТЛӘРНЕ МОНДА БАСЫП КАРАГЫЗ


Аларның даны буыннардан-буыннарга күчеп сакланырга, хәтер төпкелендә урын алырга тиеш. Бөтен ил Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыенган көннәрдә Азнакай шәһәрендә Җиңү паркы төзелеп килә. Ул халкыбызның батырлыгын күрсәтеп торучы якты маяк булып, яшь буында патриотик хисләр, илебезнең батыр уллары өчен горурлык, өлкән буынга ихтирам тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булачак.


Нефтьчеләр урамы буенча төзелгән яңа социаль, мәдәният учреждениеләре белән беррәттән сафка басучы яңа Паркта үзәктә Бөек Ватан сугышына багышланган мемориаль такта куелачак, балалар һәм спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Азнакай районыннан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары аллеясы исә якташ каһарманнарыбызның исемен мәңгеләштерәчәк.

Проектны тормышка ашыру барышында эстетик зәвык белән эшләнгән кече архитектура формалары, чәчәк түтәлләре, гөл савытлары, яшеллек, беседкалар, җәяүлеләр һәм шулай ук физик кимчелекле кешеләр өчен дә уңайлы итеп ясалган юллар ... һәммәсе ерактан ук үзенә дәшеп, уңайлы ял шартлары тудырачак. Үсеп килүче яшь буын өчен экскурсияләр, батырлык дәресләре үткәрү өчен бер дигән урын булачак бу.

Көтәргә озак калмады, әлеге социаль проект 2014-2015 елларда тормышка ашачак. Бу елның ноябренә кадәр төзелеш эшләрен башкару планлаштырылса, мемориаль комплекс, Геройлар аллеясы, ял атрибутлары киләсе елның 1 маена урнаштырылачак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары һәм гомумән барлык азнакайлыларга зур бүләк булачак бу, чөнки сугышның кара канаты кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр ул. Үткәнебезне, тарихыбызны белеп тору - һәммәбезнең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Җиңү паркы төзелә