Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәйрия концертыннан кергән акчаның бер өлеше инде ияләренә барып ирешкән

Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 декабрьдә Мәдәният йортында эстрада йолдызлары Шәфәгать Салихов, Гүзәл һәм Салават Миннехановлар, Булат Җиһаншин, Илнур Баязитов, Язгөл, "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, Руслан Кираметдинов катнашында "Йөрәктән-йөрәккә" исемле хәйрия концерты булды. Әлеге чарадан кергән акчаның бер өлеше инде ияләренә барып ирешкән. Казанда онкология үзәгендә тернәкләнүче Миләүшәнең әнисе ярдәмне елый-елый...

Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 декабрьдә Мәдәният йортында эстрада йолдызлары Шәфәгать Салихов, Гүзәл һәм Салават Миннехановлар, Булат Җиһаншин, Илнур Баязитов, Язгөл, "Квартет" төркеме, Алмаз Закиров, Руслан Кираметдинов катнашында "Йөрәктән-йөрәккә" исемле хәйрия концерты булды. Әлеге чарадан кергән акчаның бер өлеше инде ияләренә барып ирешкән.

Казанда онкология үзәгендә тернәкләнүче Миләүшәнең әнисе ярдәмне елый-елый рәхмәтләр укып кабул иткән.

4 яшьлек Ильяс та "ходуля"лы булгач, йөреп китәр дип өметләнәбез. Данис Хәбибуллинның хыялы исә сәхнәдә үк тормышка ашкан - ул Булат Җиһаншин һәм Илнур Баязитов белән бергә җырлаган.

7 декабрьдә инвалид балаларны Яшьләр үзәгендә планетарийга сәяхәт көтә. Калган акча "Азнакай" фондына тапшырылган. Ул да физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклауга китәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәйрия концертыннан кергән акчаның бер өлеше инде ияләренә барып ирешкән