Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле

Хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле. Соңгы вакытта ил күләмендә сөткә бәяләр дә арта. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала. Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара. Әмма кайбер хуҗалыкларда сөт...

Хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле.

Соңгы вакытта ил күләмендә сөткә бәяләр дә арта. Терлекләрнең баш санын саклап калып, тиешле күләмдә сыйфатлы сөт савып алган хуҗалыклар бүгенге көндә сөт сатып, үзләренең матди хәлен яхшырта ала.


Районыбыз терлекчеләре сөт савып алу буенча республикада беренче унлыкта бара. Әмма кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү кимегән. Сәбәбе нидә? Булган кимчелекләрне ничек бетерергә? Агропредприятиеләр җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында "Кәлимуллин" КФХ һәм "Таллы Бүләк" АХҖК терлекчелек фермаларында 19 октябрьдә узган семинарда әлеге мәсьәләгә төп игътибар бирелде. Семинар эшендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты.


- Бүлмәдә сводка укып утырып кына булмый. Сезнең эшегез фермалардан, кешеләр белән сөйләшүдән башланырга тиеш. Проблемаларны бергәләп хәл итегез, кешеләр күңеленә юл таба белегез! - диде ул җитәкчеләр һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.


Сөтнең сыйфаты һәм күләме терлекләрнең туклануына бәйле. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов терлек азыгы рационы, сыйфаты һәм башка терлекчелек мәсьәләләрендә эшлекле киңәшләрен бирде һәм әлеге юнәлештә оештырылачак чараларга тукталды.


Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хуҗалыкларның төп кереме ит белән сөткә бәйле