Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Хәтер түрендәге авыллар” китабын булдыруга әзерлек башланды

Үткәннәрне, районның чал тарихын барлауга соңгы елларда игътибар гаять артты. Район җитәкчелеге башлангычы белән дөнья күргән зур кыйммәткә ия тарихыбыз тупланган китапларның бер-бер артлы нәшер ителеп торуы шул хакта сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлекне дәвам итеп, райондашлар теләген искә алып, район башлыгы карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында үз чорында яшәүдән туктаган...

Үткәннәрне, районның чал тарихын барлауга соңгы елларда игътибар гаять артты. Район җитәкчелеге башлангычы белән дөнья күргән зур кыйммәткә ия тарихыбыз тупланган китапларның бер-бер артлы нәшер ителеп торуы шул хакта сөйли. Әлеге иҗади эшчәнлекне дәвам итеп, райондашлар теләген искә алып, район башлыгы карары нигезендә, ниндидер сәбәпләр аркасында үз чорында яшәүдән туктаган авылларыбыз тарихын, анда яшәгән якташларыбыз язмышын чагылдырган "Хәтер түрендәге авыллар" ("Память не исчезает") китабы булдыруга әзерлек башланды.

Редколлегия составы расланып, эш планы төзелде. Югалган авыллар, кайчандыр анда яшәп тә, төрле җирләргә таралырга мәҗбүр булган райондашлар язмышына кагылышлы, ул авылларның тарихын яктырткан мәгълүматларны (татар яки рус телендә) китап төзүче иҗат төркеменә (Азнакай шәһәре, М.Хәсәнов урамы, 12 йорт, "Маяк" газетасы редакциясе, икенче кат. Телефон: 9-44-51) китерүегезне үтенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Хәтер түрендәге авыллар” китабын булдыруга әзерлек башланды