Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәрби диңгезчеләр парады узды

Июль аеның соңгы якшәмбесендә, өченче ел рәттән инде, Азнакайда Хәрби-диңгез флоты көне оешкан төстә билгеләп үтелә. Шәһәрдә, район җирлекләрендә яшәүче запастагы, отставкадагы диңгезчеләрне берләштерү, алар мисалында яшьләрдә ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан әлеге чараны, район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат теләктәшлеге белән, шәһәрнең "Адмиралъ" хәрби-патриотик клубы оештыра. Очрашуга килүчеләр 28 июль көнне...

Июль аеның соңгы якшәмбесендә, өченче ел рәттән инде, Азнакайда Хәрби-диңгез флоты көне оешкан төстә билгеләп үтелә.

Шәһәрдә, район җирлекләрендә яшәүче запастагы, отставкадагы диңгезчеләрне берләштерү, алар мисалында яшьләрдә ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан әлеге чараны, район җитәкчелеге һәм хәрби комиссариат теләктәшлеге белән, шәһәрнең "Адмиралъ" хәрби-патриотик клубы оештыра.

Очрашуга килүчеләр 28 июль көнне шәһәрнең Татарстан мәйданындагы фонтан янына җыелдылар.

Тантана Җиңү мәйданында дәвам итте. Диңгезчеләрне бәйрәм белән муниципаль район җитәкчелеге, оешма, учреждение вәкилләре тәбрикләде, җирле артистларыбыз үзләренең иң яхшы чыгышларын бүләк итте. Соңыннан флот ветераннарының парады узды.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәрби диңгезчеләр парады узды