Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен яңартып җибәрде

Тиздән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. 1 апрельдән илебездә хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен янәдән яңартып җибәрде. Азнакай комиссариатында да бу көнне зур җанлылык хөкем сөрде. Комиссия үтәргә җыелган егетләр белән гәпләшеп алабыз. Күбесе солдат хезмәтенә әзер булуын әйтә. Әле кайчан гына яшьләр башкачарак карашта, ягъни хәрби хезмәткә бик үк атлыгып...

Тиздән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. 1 апрельдән илебездә хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен янәдән яңартып җибәрде. Азнакай комиссариатында да бу көнне зур җанлылык хөкем сөрде.

Комиссия үтәргә җыелган егетләр белән гәпләшеп алабыз. Күбесе солдат хезмәтенә әзер булуын әйтә. Әле кайчан гына яшьләр башкачарак карашта, ягъни хәрби хезмәткә бик үк атлыгып тормыйлар иде. Аның бер генә ел булуы, югары уку йортларына кергәндә, эшкә урнашканда хәрби билетның да роль уйнавы, хәрбиләр тормышындагы уңай үзгәрешләр, тәгаен, үз йогынтысын ясыйдыр.


-Хәрби комиссариат аша Чистайда шоферлар курсын тәмамладым, - ди Кәкре Елга авылы егете Фирзәр Миңнебаев. - Хәзер солдатка китәргә дә була.


Әтисе дә үзвакытында ир-егетлек бурычын үтәгән - Германиядә хезмәт иткән. Бүгенге көндә икетуган абыйсы Шакирҗан контракт нигезендә диңгез флотында - Севастопольдә.


- Районның язгы чакырылышта хезмәткә алынасы 15 егетен Чистай автомәктәбендә укыттык, - ди республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнгы Рәдиф Камалеев. - Армиягә дә белемле, белгечлеге булган егетләр кирәк. Ә инде югары уку йортларын тәмамлаганнарга сайлау иреге бирелә: бер еллык сроклы хезмәт яки аны контракт нигезендә ике ел үтү, бу очракта инде хезмәт хакы да түләнә.


Чакырылыш комиссиясе район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә эшли, аның составында төрле ведомство вәкилләре: мәгариф идарәсеннән, хәрби комиссариаттан, мәшгульлек үзәгеннән, табиблар, район эчке эшләр бүлегеннән...

Димәк, "проблемалы"лар шундук сөзелеп кала, аларның белешмә-киңәшләре дә егетләргә бик ярап куя. Әйтик, комиссия каршына баскан мәктәпне узган ел тәмамлаган Айбулат Мостафинның әлегә исәбе Казан мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кереп карау.


- БДИ билгеләре ике ел гына гамәлдә. Быел документларны кабул итү комиссиясенә биреп өлгерергә кирәк! - дип аңлата ул хәрби хезмәткә алмый торуларын сорап.

Әмма мәгариф идарәсе вәкиле аның ялгыш фикеренә шунда ук төзәтмә кертә: "2014 елга кадәр БДИ билгеләре бер генә ел гамәлдә иде. Узган еллар чыгарылышларына имтиханнарны кабаттан бирергә һәм моның өчен гариза язарга кирәк».


Егетләрнең күбесе спорт белән даими шөгыльләнә булып чыкты. Бу аларның кабарынкы мускуллары, төз гәүдәләреннән үк күренеп тора. Хәрби чакырылыш комиссиясе рәисе Айдар Шәмсетдинов та шуны ассызыклап, әлеге уңай күренешне соңгы елларда районда спортка, сәламәт яшәү рәвешенә игътибарның сизелерлек артуы белән бәйләде:


- Районыбызда социаль, мәгариф, спорт, башка өлкәләр, учреждениеләрнең җитәкчелек тарафыннан куелган максатларны бер итеп, үзара хезмәттәшлектә эшләве уңай нәтиҗәсен бирә. Алга таба да шулай дәвам итсәк, яшьләребез дә сәламәт булыр, хәрби чакырылыш бурычлары да үтәлер.


Сәламәтлек, дигәннән, Рәдиф Камалеевның быел хәрби исәпкә кую башланган 1997 елгы яшүсмерләрнең аңа яраклыгы буенча ясаган анализы зур кызыксыну уятты. Саннар уйландырырлык. Беренчесе - хәрби исәпкә куелучылар саны елдан-ел кими, быел нибары 359 яшүсмер. 1997 елның демографик кризисы күзгә ташлана. Мисалга, 2011 елда бу сан 461 булган.

- 359 яшүсмернең нибары 165ен генә хәрби хезмәткә яраклы дип була. 42се вакытлыча (ягъни дәвалануга мохтаҗ), 7се бөтенләй яраксыз. Калган 75енең яраклыгы берникадәр чикле, 70енең яраклыгы чикләнгән. 16-17 яшьлек сәламәтлекләре какшау егетләребез нигездә эндокрин, нерв системасы, кан йөреше, тын юлы органнары, тән тиресе авыруларыннан җәфа чигә.

Кечкенәдән эшләп үскән авыл егетләренең гайрәте ташып тора торган иде, ә хәзер хәл киресенчә: медкомиссия үткән 120сенең 65 проценты гына хәрби хезмәткә яраклы, - ди хәрби комиссар.


Дөрес, аларга ныгу, чыныгу өчен әле вакыт бар. Районыбызның күпсанлы спорт заллары, мәйданнары ишекләре ачык, рәхәтләнеп шөгыльлән. Теләк кенә кирәк. Солдатта булуның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә барганда, ир-егетлек бурычыңны үтәми калу бер дә егетлек булмас.


Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хәрби чакырылыш комиссияләре эшчәнлекләрен яңартып җибәрде