Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Хәрби антка тугрылык.» китабы нәшер ителде

Әфган һәм чечен сугышларын кичкән Азнакай егетләренең батырлыгын, тыныч тормыштагы яшәешен чагылдырган «Хәрби антка тугрылык. Верность воинской присяге» китабы нәшер ителде. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән, хәрби антына тугры калган ир-егетләребезнең исемнәрен тарих битләренә уеп калдыру идеясен район башлыгы Марсель Шәйдуллин берсүздән хуплый, район хакимияте һәрьяклап ярдәм күрсәтергә алына. Нәшер...

Әфган һәм чечен сугышларын кичкән Азнакай егетләренең батырлыгын, тыныч тормыштагы яшәешен чагылдырган «Хәрби антка тугрылык. Верность воинской присяге» китабы нәшер ителде. Интернациональ бурычларын намус белән үтәгән, хәрби антына тугры калган ир-егетләребезнең исемнәрен тарих битләренә уеп калдыру идеясен район башлыгы Марсель Шәйдуллин берсүздән хуплый, район хакимияте һәрьяклап ярдәм күрсәтергә алына.

Нәшер итү чыгымнарын Әфганстан сугышы ветераннары Россия берлегенең Азнакай төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Миргазиян Динмөхәммәтов үз өстенә ала. Шушы көннәрдә басманы тәкъдир итү кичәсе үтте. Анда китапның төп геройлары - әлеге сугышлар ветераннарының тормышы чагылды, китап редколлегиясе иҗатына зур бәя бирелде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, сугышчан дуслары шушындый җитди эшкә, игелекле гамәлгә алынган Миргазиян Динмөхәммәтов адресына җылы сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда «Хәрби антка тугрылык.» китабы нәшер ителде