Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хөкем ителмәү турындагы белешмәне интернет аша алып була

"Бүген кая гына эшкә урнашырга теләсәң дә, хөкем ителү-ителмәү турында белешмә сорыйлар. Хәтта кайбер җирләрдә эшләгән кешеләрне дә тикшерәләр икән дип ишеткән бар. Ярар, тикшерсеннәр дә ди, ләкин беркөнне Эчке эшләр бүлегенә җыелган халыкның күплеген күреп, аптырап киттем. Белешмә алуны берәр ничек җиңеләйтеп булмыймы икән?" Наил Мәрданшин Әлеге хатны Эчке...

"Бүген кая гына эшкә урнашырга теләсәң дә, хөкем ителү-ителмәү турында белешмә сорыйлар. Хәтта кайбер җирләрдә эшләгән кешеләрне дә тикшерәләр икән дип ишеткән бар. Ярар, тикшерсеннәр дә ди, ләкин беркөнне Эчке эшләр бүлегенә җыелган халыкның күплеген күреп, аптырап киттем. Белешмә алуны берәр ничек җиңеләйтеп булмыймы икән?"


Наил Мәрданшин

Әлеге хатны Эчке эшләр бүлегенә юллаганнан соң, алардан түбәндәге җавап хатын алдык.


- Бүлеккә әлеге һәм башка төрле белешмәләрне алу өчен бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, сишәмбе көнне генә дә 80 кешене кабул иттек. Гаризаны мәҗбүри рәвештә бүлеккә килеп язарга кирәкми. Хөкем ителү-ителмәү турындагы белешмәгә интернет аша да заказ бирә аласыз, аның өчен www.gosuslugi.ru сайтына кереп теркәлергә кирәк.

Гаризаны электрон формада тапшырган очракта аны карау вакыты да әзәя. Эчке эшләр бүлегендә язганда ай ярым көтәргә туры килә, ә электрон хезмәтләрдән файдаланганда, ике атна гына. Документ әзер булу белән сезнең электрон почтага уведомление киләчәк һәм аннан соң аны эчке эшләр бүлегеннән килеп алырга кирәк булачак.

Белешмә гариза бирүченең үзенә паспорты белән бирелә. Интернет аша шулай ук башка хезмәтләр белән дә файдаланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хөкем ителмәү турындагы белешмәне интернет аша алып була