Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хезмәтне саклауга – җитди караш

Ел саен 28 апрельдә хезмәтне саклау көне билгеләнеп үтелә. Аның төп максаты: киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау культурасын булдыруга юнәлтү. Быел ул "Бергәләп хезмәтне саклау профилактикасы культурасын арттырыйк!" шигаре астында үтә. Әлеге чара уңаеннан Балалар иҗаты үзәгендә киңәйтелгән киңәшмә булып үтте. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау...

Ел саен 28 апрельдә хезмәтне саклау көне билгеләнеп үтелә. Аның төп максаты: киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау культурасын булдыруга юнәлтү. Быел ул "Бергәләп хезмәтне саклау профилактикасы культурасын арттырыйк!" шигаре астында үтә. Әлеге чара уңаеннан Балалар иҗаты үзәгендә киңәйтелгән киңәшмә булып үтте. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау идарәсе начальнигы Татьяна Манжосова үз чыгышында җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау культурасын булдыру, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренә юнәлтте. Халыкара хезмәт оешмасы бәяләүләре буенча бәхетсезлек очраклары җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр арасында аеруча күп. Алар - барлык икътисади эшчәнлекнең 42 процентын тәшкил итә. Шулай ук төзелеш (12 %) һәм авыл хуҗалыгында да (13%) гадәттән тыш һәлакәтләр шактый. Узган елгы бәхетсезлек очракларына күз салсаң, бәлагә тарыган һәрбер өченче хезмәткәр югарыдан егылу; һәрбер дүртенчесе - хәрәкәттәге, әйләнеп торучы җиһазлар, машина детальләре аркасында имгәнү алган. Шулай ук транспорт һәлакәтләрендә авыр травмалар (10 %) алучылар күп.

Азнакай районы хезмәтне саклау белгече, Координацион совет әгъзасы Рамил Гатиятуллин үз җирлегебездә хезмәтне саклау эшчәнлеге хакында сөйләде. Районда соңгы елларда хезмәт урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренә аеруча зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "ТРда хезмәтне саклау һәм шартларын яхшырту чаралары турында" һәм Азнакай район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары нигезендә бу уңайдан максатчан программа кабул ителде, Координацион совет төзелде. Бу үз чиратында куркынычсыз, сәламәт хезмәт шартлары тудыруда төрле күзәтчелек, хокук саклау, контрольлек итү һәм башка җаваплы оешмаларның эшчәнлеген бергә тупларга мөмкинлек бирә. Оешма-предприятие, авыл җирлекләренә чыгып хезмәтне саклау буенча төрле хокукый һәм консультатив ярдәм күрсәтелә. Әлеге темага багышланган КВН, "Брейн-ринг"лар хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу очракларын тирәннән аңларга ярдәм итә.

Әмма оешма-предприятиеләрдә имгәнү һәм җәрәхәт алырга китерердәй җитешсезлекләр күп әле. "Азнакай УТТ", "Таллы Бүләк" ҖЧҖ, "Азнакай"АФ" ҖЧҖ , "Востокнефтеспецмонтаж" ҖЧҖ ләрдә булган аеруча авыр нәтиҗәле һәлакәтләр борчуга сала. Азнакай шәһәр прокуратурасы белән берлектә хезмәт урыннарында даими тикшерүләр булып тора. Узган елда хезмәтне саклау өлкәсендә 112 хокук бозу очрагы теркәлде. Нигездә эш бирүчеләр тарафыннан РФ Хезмәт Кодексының 212 нче маддәсендә каралган таләпләр бозыла. Еш кына хезмәт урыннарында техника куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелми, эш һәм ял режимнары сакланмый, хезмәт шартлары буенча эш урыннарында аттестация уздырылмый; эшчеләрнең махсус эш һәм аяк киемнәре һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителмәү очраклары күп. Хезмәтне саклауга юнәлдерелгән чараларның берсе - ел саен вакытында үткәрелергә тиешле медицина күзәтүе. Моннан кала эш башкаручыларның куркынычсызлык техникасын үтәве контрольгә алынмый. Хезмәтне саклау чаралары начар оештырылган оешма-предприятиеләрдә җитәкчеләр дисциплинар һәм административ җавапка тартылалар.

Киңәшмәдә шулай ук " Азнакай "Нефтемаш" заводы ААҖ һәм авыл хуҗалыгы идарәсеннән әлеге өлкәдә эшләүче җитәкчеләр Гамбәрия Морева, Наил Ситдыйковлар үз эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Эш урыннарының куркынычсыз, имин булуы ул һәммәбездән максатчан, тырыш хезмәт таләп итә.

Фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хезмәтне саклауга – җитди караш