Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хезмәт саклау программасын тормышка ашыру өчен ел саен 2,5 миллион сум акча бирелә

28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки эш урыннарында бәхетсезлек очраклары кабатланып тора. Агымдагы атна дүшәмбе киңәшмәсенең төп өлеше үзгә узды. Хезмәтне саклау көне уңаеннан анда районның хезмәтне саклау буенча координацион советы рәисе Наҗәт Нәгыймов, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай...

28 апрель Бөтендөнья хезмәтне саклау көне буларак билгеләп үтелә.

Хезмәтне саклау һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки эш урыннарында бәхетсезлек очраклары кабатланып тора.

Агымдагы атна дүшәмбе киңәшмәсенең төп өлеше үзгә узды. Хезмәтне саклау көне уңаеннан анда районның хезмәтне саклау буенча координацион советы рәисе Наҗәт Нәгыймов, Роспотребнадзор идарәсенең Азнакай буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Илдар Дружков, оешма-предприятиеләрдә хезмәт куркынычсызлыгы өчен җавап бирүче белгечләрнең чыгышлары тыңланды. (Газетаның киләсе санында әлеге мәсьәләгә тулырак тукталырбыз).

Узган елда Азнакай муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә 2 гадәттән тыш булган. Бу турыда Наҗәт Нәгыймов белдерде. Җирлегебездә хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту буенча максатчан программа тормышка ашырыла. Бу нисбәттән район бюджетыннан ел саен 2,5 миллион сум күләмендә карала.

- Кеше гомере бер генә. Без шуны онытмаска тиеш. Эшчеләр арасында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау буенча һәрдаим аңлату эшләре алып барырга кирәк, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышы вакытында.

Киңәшмәне дәвам итеп, РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров оператив хәл торышы белән таныштырды. Узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында дүрт хәбәр алынган. Аларның икесе авыл хуҗалыгы приедприятиләреннән әйбер урлау белән бәйле. Илдар Шакиров җитәкчеләрне саклык чаралары күрергә чакырды. Ни дисәңдә, караклар йоклап ятмый.

Азнакайда санитар ике айлык игълан ителгәнгә бик күп вакыт узмаса да район һәм шәһәр җирлегендә тирә-якны тазарту, төзекләндерү буенча шактый гына эш башкарылды, атна саен өмәләр уздырыла. Узган атнада сәнәгать предприятиләрендә эшләүчеләрне җәлеп итеп, Сыза елгасы ярларын чистарту оештырылды.

- Бер көнлек өмә белән генә бу кадәр тәртипсезлекне чистартып чыгу мөмкин түгел, шәһәр территориясеннән агучы Кара, Сыза елгалары ярларын тиз арада чүп-чардан арындырырга кирәк, ул шәһәребезне бер дә бизәми, - дип, район башлыгы һәркемне өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, язгы чәчү барышына, юллар торышына, агач утырту, чишмәләрне чистарту һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хезмәт саклау программасын тормышка ашыру өчен ел саен 2,5 миллион сум акча бирелә