Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Хатын-кыз – авыл хезмәтчәне» конкурсының финалы узды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә «Хатын-кыз - авыл хезмәтчәне» район конкурсының финалы узды. Әлеге бәйге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты һәм район хатын-кызлар советы белән берлектә беренче тапкыр оештырылды. Аның беренче туры авыл җирлекләрендә үтте. Зона турында җиңгән 26 конкурсант финалга чыкты. «Хатын-кыз - ана»...

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә «Хатын-кыз - авыл хезмәтчәне» район конкурсының финалы узды.


Әлеге бәйге авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренең район профсоюз комитеты һәм район хатын-кызлар советы белән берлектә беренче тапкыр оештырылды. Аның беренче туры авыл җирлекләрендә үтте. Зона турында җиңгән 26 конкурсант финалга чыкты.


«Хатын-кыз - ана» номинациясендә чыгыш ясаган: Мәсгуттән Гамбәрия Галимова, Сарлыдан Фирдания Мөҗипова, Чемодуроводан Мария Платонова, Мәлбагыштан Әнисә Сабитова, Әсәйдән Илмира Хәсәншина, Ирекледән Әминә Хөҗҗәтова, Җиңү бистәсеннән Миләүшә Шәйхулова - кайсысын гына алма, ана исемен зур горурлык белән йөртергә лаек.


Тугыз баласы, егерме бер оныгы, унтугыз оныкчыгына куанып яшәүче Гамбәрия апаны авылда хөрмәт итәләр, һәр эшне аның хәер-фатихасы белән башлыйлар. Яшьрәк чакта күпереп пешкән туй чәкчәкләре белән дан казанса, бүген, 89 яшендә, ул мәрхүмнәрне кадерләп, бар шартын китереп, соңгы юлга озатыша. Гамбәрия апа бәйгенең иң мөхтәрәм хатын-кызы дип билгеләнде.


Сигез бала анасы Фирданиянең язмышы үзе бер әсәр язарлык. Язгы буранда юлда авариягә эләгеп һәлак булган дус кызының иренә - Әмиргалигә, 5 бала өстенә үзенең кечкенә улы белән хатын булып килә ул. Уртак 2 балалары туа. Әле тагын 2 ятимне дә канат астына алалар. Тәрбияче дә, пешекче дә, почтальон да, авыл мәдәният йорты директоры да булып эшли.


- Сугышка кадәр дә тормыш иркәләмәде. Өч яшьтә әнидән, унике яшьтән әтидән калдым, мин күргәннәрне сезгә күрергә язмасын. Яшьлегемә кире кайтмас идем, бик авырлык белән үтте. Кияүгә чыккач кына рәхәт күрдем, бүгенге тормышым җәннәткә тиң, - ди берсеннән-берсе уңган-булган 3 ул анасы, 37 ел балалар укыткан Әнисә апа (рәсемдә).


«Авылым минем - язмышым минем» номинациясендә Әлкәйдән Эльвира Адлер, Үчәлледән Айгөл Биккина, Әсәйдән Ралия Мамалимова, Микулинодан Валентина Каюмова, Чубар Абдулдан Рушания Хәкимова, Таллы Бүләктән Гөлчирә Фатихова, Татшуганнан Мөнирә Шакирова туган җиргә булган мәхәббәтләрен тырыш хезмәтләре аша чагылдырдылар.


Эльвира Демьян кызы укучыларга белем биреп, «Безнең иң яхшы укытучы» грантын отарга да, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, иген игәргә, мал-туар асрарга да җитешә.


- Җир - ул бала кебек, үзенә күрсәткән игътибарны йөзе белән кайтара, - ди ул капма-каршы ике һөнәрне шулай бертигез дәрәҗәдә оста башкаруына гаҗәпләнүчеләргә. -Җир - ул үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез, - дип тә өстәп куя.
Айгөл Биккина исә туган авылына кендек җебе белән береккән. Мәктәпне тәмамлау белән фермада калган. Узган ел планын 102 процентка үтәп, 163 тонна сөт сауган. Аның һәр сыеры тәүлегенә 12 литр сөт бирә.
- Әни, үскәч синең кебек сыер савачакмын, - дип сәхнәдән ярып салды кечкенә улы Дамир.
Терлекләрне тулыландыру технигы Гөлчирә Габдерәүф кызы каланы ташлап салага кайтуына һич үкенми.
- Хезмәт хакын вакытында алабыз, яхшы түлиләр. Тырышсаң, хәзер авылда да тормыш шәһәрнекеннән ким түгел, - ди ул.
«Туган ояны саклаучы» номинациясе конкурсантлары: Илбәктән Лилия Әсәдуллина, Сарлыдан Галимә Дәүләтшина, Әлкәйдән Гөлсирин Заһитова, Уразайдан Фәйрүзә Лотфуллина, Бирючевкадан Нәҗибә Серегина - ирләренең туган нигезләрендә оя корып, балалар үстергәннәр, авыллары үсешенә үз өлешләрен керткәннәр.


- Унике ел кайнана белән яшәдем, аңардан сабыр, түзем, киң күңелле булырга өйрәндем. Без барлык гореф-гадәтләрне саклап яшибез, балаларыбыз да шуны күреп, безгә охшап үсә, - ди Лилия Риф кызы.
Ә Гөлсирин Хаҗи кызы үзе һәм ире ягыннан 7 буынның нәсел шәҗәрәсен төзегән. Аның бу эше һәркемдә соклану уятты. Төп нигезгә ике якның да туганнары еш җыйнала.


«Лидер һәм җәмәгать эшлеклесе» номинациясендә көч сынашкан Сирина Галиева (Урманай), Любовь Дульская (Микулино), Светлана Зиннурова (Әлкәй), Гүзәлия Закирова (Сәпәй), Рәисә Мөхәммәтҗанова (Кәкре Елга), Гөлфия Сәйфетдинова (Мәнәвез), Зилә Шәйхетдинова (Югары Стәрле) үзләре өчен генә түгел, авыл һәм авылдашлары мәнфәгатен кайгыртып янып-көеп йөрүчеләрдән. Алар төзекләндерү, тәрбия, депутатлык эшләрендә зур көч куялар.
- Бу конкурс авыл хатын-кызын төрле яклап ачарга, аның хезмәтен күрә белергә һәм бәяләргә ярдәм итә. Зона турларында авыл халкы да бик актив булды, конкурсантларының ничек чыгыш ясавына гына карап түгел, ә ирешкән уңышларын бизмәнгә салып, тавыш бирде, - ди район хатын-кызлар советы рәисе Зимфира Мөхәммәдьярова.


Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов финал турында катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм чәчәкләр тапшырды. Ә дүрт номинация буенча җиңүчеләр - Фирдания Мөҗипова, Айгөл Биккина, Гөлсирин Заһитова, Любовь Дульская Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләкләнәчәк.


Резеда ШӘРИПОВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда «Хатынкыз – авыл хезмәтчәне» конкурсының финалы узды