Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда хат ташучылар арасында бәйге игълан иттеләр

"Татарстан почтасы" һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ 2014 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан итте. Почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылуны оештыручы барлык хезмәткәрләрнең дә конкурста катнашып, кыйммәтле бүләк, акчалата премия оту мөмкинлеге бар! Азнакай почта хезмәткәрләре "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Авылларның иң яхшы хат ташучысы" номинацияләрендә көч...

"Татарстан почтасы" һәм "ТАТМЕДИА" ААҖ 2014 елның беренче яртыеллыгына матбугат басмаларына язылу буенча бәйге игълан итте. Почта бүлекчәләрендә газета-журналларга язылуны оештыручы барлык хезмәткәрләрнең дә конкурста катнашып, кыйммәтле бүләк, акчалата премия оту мөмкинлеге бар!

Азнакай почта хезмәткәрләре "Кече шәһәрләрнең иң яхшы хат ташучысы" һәм "Авылларның иң яхшы хат ташучысы" номинацияләрендә көч сынаша ала.
Бәйге 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аның төп шартлары да бар: "Татмедиа" басмаларына, ягъни республикадагы 10 газета, 13 журналга һәм районыбызның "Маяк" газетасына язылучылар саны 2013 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда арткан булу мөһим (7 проценттан да ким түгел). Конкурста катнашучы эшләгән почта бүлегендә "Татмедиа" басмаларына язылучылар саны 2013 елның беренче яртыеллыгына караганда ким булмаска тиеш. Әлеге шартлар үтәлмәгәндә, хат ташучы җиңүгә дәгъва кыла алмый. Бәйгегә йомгак ясаганда җирлегебездә "Татмедиа" басмалары тиражының үсеше, бер мең кешегә исәпләгәндә әбүнәчеләрнең җыелма саны исәпкә алыначак.
Беренче урын алучыларны 34 мең сумнан артыграк хакка кыйммәтле бүләк көтә. Икенче, өченче урыннарны алучыларга акчалата премияләр түләнәчәк. Бәйге төгәлләнергә вакыт күп калмады. Әйдәгез, Азнакай хат ташучылары, бәйгедән сез дә читтә калмагыз, актив катнашыгыз. Кем белә, бәхет кошын бәлки нәкъ менә сез тотарсыз!?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда хат ташучылар арасында бәйге игълан иттеләр