Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда халык газовикларга ишек ачмый, күршеләр гомерен куркыныч астына куя - ВИДЕО

(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА) Соңгы вакытта газ шартлап, биналар җимерелү очраклары ешайды. Мәсәлән, бу арада Рязаньда булган зур фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән булса, шушы көннәрне Иваново шәһәрендә дә шундый ук шартлау очраклары булды. Көнкүрештә газ шартлау очраклары турында телевизор, матбугат чаралары, интернет челтәре аша күреп, ишетеп, укып торабыз. Белгечләр моның...

(Азнакай, Нәсимә ФАЗЛЫЕВА) Соңгы вакытта газ шартлап, биналар җимерелү очраклары ешайды.

Мәсәлән, бу арада Рязаньда булган зур фаҗигадә 7 кешенең гомере өзелгән булса, шушы көннәрне Иваново шәһәрендә дә шундый ук шартлау очраклары булды.
Көнкүрештә газ шартлау очраклары турында телевизор, матбугат чаралары, интернет челтәре аша күреп, ишетеп, укып торабыз. Белгечләр моның сәбәпләрен, күбесенчә, газ белән саксыз эш итү нәтиҗәсе ди.
Азнакай районы советы бинасында газ хуҗалыгы, янгын сагы, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башка җаваплы кешеләр катнашында узган киңәшмәдә сөйләшү әнә шул хакта барды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов алып барды.
Район газ хезмәте оешмасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Сәйфетдинов үз чыгышын җирлегебездә мондый фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен күрелгән чаралар һәм проблемалар хакында сөйләде.
Газ җиһазларына техник тикшерү үткәрүче Горгаз хезмәткәрләрен өйләренә кертмәүче азнакайлылар аеруча зур борчу тудыра.
Ә бит нәкъ менә техник тикшерү үтмәгән газ җиһазлары, потенциаль куркыныч чыганагы булып тора һәм алар зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин дә. Газ җиһазларын тикшерүчеләрне үз торакларыбызга кертмичә, без юка дивар белән генә аерылып торган күршеләребез, алай гына да түгел, шушы күпкатлы йортта яшәгән берничә йөз кешенең гомерен куркыныч астына куябыз.
Газ шартлауның нинди нәтиҗәләргә китерүен күз алдына китерү дә куркыныч. Бер, ике подъезд, хәтта йорт тулысынча җимерелергә мөмкин. Шәхси секторда чыккан янгынның күрше йортларны камап алу ихтималы зур.
- Бу безнең һәммәбезнең гомуми проблемасы һәм аның өстендә дә җитәкчеләр, халык, газ, торак-коммуналь хуҗалыгы, янгын сагы һәм башка оешмалар хезмәткәрләре белән бергәләп эшләргә кирәк, - диде Айдар Хәләфетдин улы.
Хәзер кешеләр ишекләрен куркып та ачмаска мөмкин, чөнки төрле кырыкалдарлары да йөреп тора бит әле аның. Әмма кешеләр үзләренең ТСЖ хезмәткәрләрен, подъезд, йорт башлыкларын, участковыйларны яхшы таный һәм танырга тиеш тә. Үзе белгән кешегә кем генә ишек ачмый калыр икән?
Аннан мондый тикшерүләр турында алдан белдерүләр язып эләргә дә мөмкин. Кыскасы, халык белән уртак тел табып, аңлашып эшләүнең юллары күп. Кагыйдәләрне бозып өйләренә кертмәгән, шуның белән тирә-юньгә куркыныч тудырган йорт хуҗаларын газдан өзеп куярга, соңрак хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә бик мөмкиннәр.
Бу аңлашыла да, кемнеңдер бу ваемсызлыгы яки битарафлыгы өчен башкалар үз тормышлары белән түләргә тиеш түгел. Еш кына газ хезмәткәрләренә социаль имин булмаган гаиләләр, авыру, ялгыз һәм ремонт, газ плитәләреннән файдалану кагыйдәләрен бозучылар, кыскасы, тирә-юньгә чын мәгънәсендә куркыныч тудырган гаиләләр ишекне ачмый да икән.
Һәрберебезнең иминлеге үз кулында. Башкалар тормышын куркыныч астына куеп, төзек булмаган газ приборларыннан файдаланучы күршеләребез белән сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Киңәшмәдә тормыш өчен зур куркыныч чыганагы булган төтенчыккычлар һәм вентиляция каналлары турында да сүз булды.
Аларны ягулык сезоны алдыннан тикшерергә, кирәк булган очракта чистартырга кирәк. Ваемсызлык һәм битарафлыкның үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышын куркыныч астына куюын онытмасак иде.
Фото gazetazp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда халык газовикларга ишек ачмый, күршеләр гомерен куркыныч астына куя - ВИДЕО

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда халык газовикларга ишек ачмый, күршеләр гомерен куркыныч астына куя ВИДЕО