Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда грипп көннәр җылыту белән “уянырга” мөмкин

Әллә кыш уртасының зәмһәрир салкыннары "куркыттымы" грипп вирусларын, башка елларны бу чорда баш калкыта торган эпидемия быел, куанычка, күзәтелми. Мәктәпләр, балалар бакчалары - барсы да эшли, аларда тормыш кайный. Дөрес, салкын тиеп чирләү очраклары бар, монсы инде бу фасылда гадәти хәл. Гыйнвар аенда ОРВИ белән 110 азнакайлы авырса, февральнең 19ына...

Әллә кыш уртасының зәмһәрир салкыннары "куркыттымы" грипп вирусларын, башка елларны бу чорда баш калкыта торган эпидемия быел, куанычка, күзәтелми. Мәктәпләр, балалар бакчалары - барсы да эшли, аларда тормыш кайный.

Дөрес, салкын тиеп чирләү очраклары бар, монсы инде бу фасылда гадәти хәл. Гыйнвар аенда ОРВИ белән 110 азнакайлы авырса, февральнең 19ына бу сан 148 тәшкил итә. Теркәлгән 114 очракта балалар авырган. Әмма грипп килмәс, дип тынычланырга ярамый.

Көннәр җылыту белән вирус та "уянырга" мөмкин. Шуңа да күбрәк витаминга бай яшелчә, җиләк-җимеш ашау, биналарны ешрак җилләтеп тору, гигиенаны саклап, алдан чарасын күрү мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда грипп көннәр җылыту белән “уянырга” мөмкин