Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Гөлстан – иҗатчылар учагы” һәм “Илһам чишмәләре” китапларын тәкъдир итү кичәсе үтте

Безнең Азнакай ягы моңсарларга бай. Әдәбият мәйданына күренекле шактый әдипләрне бирде ул. Бүген дә илһам чишмәсенең сулары тулы - "Маяк" газетасы каршында менә биш дистә елдан артык эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары актив иҗат итәләр. Быел район хакимиятенең ярдәме белән дөнья күргән "Гөлстан - иҗатчылар учагы" китабы - шуның...

Безнең Азнакай ягы моңсарларга бай. Әдәбият мәйданына күренекле шактый әдипләрне бирде ул. Бүген дә илһам чишмәсенең сулары тулы - "Маяк" газетасы каршында менә биш дистә елдан артык эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары актив иҗат итәләр. Быел район хакимиятенең ярдәме белән дөнья күргән "Гөлстан - иҗатчылар учагы" китабы - шуның ачык бер мисалы.

Гөлстанчыларның иҗаты "Татнефть" ААҖнең 70 еллыгы һәм Әлмәт язучылар берлегенең 50 еллыгы уңаеннан "Рухият" фонды нәшер иткән "Илһам чишмәләре" дигән җыентыкта да урын алды. Шушы көннәрдә район үзәк китапханәсендә әлеге китапларны тәкъдир итү кичәсе үтте.

Бүгенге көндә әдәби берләшмә егермегә якын иҗатчыны үз эченә ала. Аларның һәрберсенең үз сүзе, үз юлы бар. Барысы да китапларын чыгарып өлгерде, кайберләре ике-өч-дүрт китап авторы. Күпләренең шигырьләренә үз композиторларыбыз көйләр язды һәм ул җырлар халык арасында танылып-яратылып өлгерде, Азнакай гимнына әйләнде. Гөлстанчылар мәктәпләрдә укучылар белән очрашалар, район күләмендәге әдәби-музыкаль чараларда катнашалар. Каләм ияләренең иҗатын райондашларга җиткерүдә китапхнә хезмәткәрләре зур эш башкара. Менә бу кичә дә чын җыр-шигърият бәйрәменә әверелде.Мөхтәрәм шагыйрьләр Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, "Маяк" газетасы баш мөхәррире һәм шагыйрә Гөлгенә Кәримова, гөлстанчылар - Нәфис Гәрәйшин, Нәсимә Фазлыева, Галия Сәетшина, Ильмира Сәлахова, Арнис Абдулин, Әдип Гаязов, Әлфия Иксанова, яшь буын - Гөлчәчәк Садретдинова, Ләйсән Гәрәева, Гүзәл Кәлимуллина, Җәлилдә яшәп иҗат итүче якташларыбыз Илдус Мәрдәншин һәм Гафифә Гаффарова, җырчылар Ландыш Шәрәфиева, Сафуан Хәбиров, Алмаз Закиров, Морат Мозаффаров, "Азнакай кызлары" триосы чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Гөлстанчылар бакыйлыкка күчкән иҗатташлары Сәрия Вилданова, Фәүзия Төхбәтуллина, Фәһим Шәймәрданов, Мөгамбәр Шәрифуллин, Әзһәр Галимов, Җинан Гарифуллина, Фәнис Исламов, Гүзәл Аитова, Сәлах Шәрипов, Рәфыйк Биккеновны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Китапка аларның да иҗатларын кертүне без изге бурычыбыз дип санадык.

Киләсе елда "Гөлстан" әдәби берләшмәсе оешуга 55 ел тула. Әлеге уңайдан укучылар, халык белән очрашулар күп булыр дип өметләнәбез. Илһам чишмәсе азнакайлыларга рухи көч, байлык өстәсен! Ә без үз сафларыбызга яңа сулыш - яшь каләмчеләрне көтеп калабыз.

Резеда ШӘРИПОВА, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, "Гөлстан" әдәби берләшмәсе җитәкчесе

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Гөлстан – иҗатчылар учагы” һәм “Илһам чишмәләре” китапларын тәкъдир итү кичәсе үтте