Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Геройлар көнен билгеләп үттеләр

Бүген шәһәребездә Россия Геройларын, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерлары көне уңаеннан тантана үтте.

Ул Социалистик Хезмәт Герое, “Азнакайнефть” идарәсенә нигез салган җитәкче Николай Мальцев истәлегенә куелган бюст янында башланды.

Митингта район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, “Азнакайнефть”нең хәзерге җитәкчесе Алмаз Фәритов, озак еллар идарә җитәкчелегендә хезмәт куйган Наил Вәлиевның чыгышлары тыңланды.

Район үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Геройлары, 8 Социалистик хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана. Азнакайлылар Геройлар Аллеясы аша үтеп, Җиңү өчен көрәштә, тылда, интернациональ бурычын үтүдә булсынмы, тыныч тормышта – фидакарь хезмәттә – кайда да үз-үзләрен аямый зур җиңүләргә омтылган каһарманнарыбыз хакында хезмәттәшләре, авылдашлары, якыннары истәлекләрен тыңлап, алар батырлыгын данлап куелган бюстларга чәчәк бәйләмнәре салдылар, күңелләрендә хәтирәләрне яңарттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев