Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак

Әдәбият елы кысаларында, "Маяк" газетасының юбилее уздырыла торган көнне - 10 июльдә калабызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак. Әлеге истәлекле вакыйганың бу көнгә туры килүе очраклы түгел, газета каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең дә 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. "Маяк" һәм "Гөлстан" олпат язучыларны, Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч...

Әдәбият елы кысаларында, "Маяк" газетасының юбилее уздырыла торган көнне - 10 июльдә калабызда сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак. Әлеге истәлекле вакыйганың бу көнгә туры килүе очраклы түгел, газета каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең дә 55 еллыгы билгеләп үтеләчәк. "Маяк" һәм "Гөлстан" олпат язучыларны, Габдулла Тукай исемендәге премиянең өч лауреатын биргән иҗат учагы да ул. Әлеге тантаналы чара 15.30 сәгатьтә Тарсус паркы каршында узачак. Анда Казаннан килгән дәрәҗәле кунаклар да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Габдулла Тукай һәйкәле ачылачак