Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда физкультурачылар көнендә 16 команда көч сынашты

Узган атнада Р.Ишкәев исемендәге ял паркында Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан спорт ярышлары үтте. Елдагыча бу бәйрәм киң колачлап бәйрәм ителде. - Район спортчыларының төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә бүләкле урыннар яулавы аеруча куандыра. Бүген без спортның хоккей, билбаулы көрәш, җиңел атлетика төрләрендә яулаган югары нәтиҗәләр белән горурлана алабыз. Киләчәктә спортчыларыбызны илнең күренекле...

Узган атнада Р.Ишкәев исемендәге ял паркында Бөтенроссия Физкультурачылар көне уңаеннан спорт ярышлары үтте. Елдагыча бу бәйрәм киң колачлап бәйрәм ителде.


- Район спортчыларының төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә бүләкле урыннар яулавы аеруча куандыра. Бүген без спортның хоккей, билбаулы көрәш, җиңел атлетика төрләрендә яулаган югары нәтиҗәләр белән горурлана алабыз.

Киләчәктә спортчыларыбызны илнең күренекле команда составларында күрергә язсын. Узган ел җирлегебездә дүрт спорт мәйданчыгы сафка бастырылган булса, быел аларның саны тагын җидегә артачак, - диде район башлыгы үзенең сәламләү чыгышында һәм киләсе елда Азнакайда нефтьчеләр ярдәме белән спорт комплексы төзеләчәген әйтеп узды.


Бер генә бәйрәм дә бүләкләүләрсез булмый. Спорт бәйрәмендә дә игътибарга лаеклылар бихисап булды. Спортчылар, тренерларга район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата бүләк тапшырылды.


Аннары бәйрәм спорт мәйданнарында дәвам итте. 16 команда вәкилләре җиде спорт төре буенча көч сынашты.


Традиция буенча район, шәһәр җитәкчелеге халыкка сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә. Хакимият җитәкчесе Марсель Шәйдуллин башлангычында аның урынбасарлары, авыл башкарма комитеты башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре спорт чараларын оештырып кына калмый, бәлки үзләре дә анда актив катнаша. Ләкин бер тамчы дегет, бер мичкә майны боза дигәндәй, һәрвакыттагыча, әлеге спорт чарасында да катнашмаучы оешма-предприятиеләр булды.

Дүшәмбе киңәшмәсендә исә район башлыгы әлеге чарада катнашмаган "Геология", "Геофизика", "Азнакай горизонты", "Фривей", "Нефтетранс", "Актүбә СМУ", "Азнакай киемнәре", "Таттелеком", "Азнакай икмәге", "МН НПС Азнакай", "Вираж" җәмгыятьләре, "Безнең йорт", "28нче квартал", Восход" торак-милекчеләр ширкәтләре, "ТКХ Департаменты", Эчке эшләр бүлеге, "Нефтемаш", Райпо, газ хезмәте, "Кварц", "Татаиснефть"нең Азнакай цехы, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, мәшгульлек үзәге, финанс палатасы, суд приставлары, почтамт җитәкчеләрен тәнкыйть утында тотты. Спортны үстерү хакында лаф орып, сәламәт яшәү рәвеше турында сүз алып барабыз икән, монда бер кеше дә читтә калырга тиеш түгеллеген онытмаска иде...

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда физкультурачылар көнендә 16 команда көч сынашты