3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге дата җирлегебездә зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, айлык итеп уздырыла. Быел ул 15 ноябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу, үзенә күрә, инвалидларны...
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты - физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге дата җирлегебездә зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, айлык итеп уздырыла. Быел ул 15 ноябрьдән алып 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә. Аларга тормыш авырлыкларын җиңүдә, эчке куәт-мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итү - безнең кешелек вазифабыз.
- Айлык кысаларында район һәм шәһәрдә бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла. - Бүгенге көндә районыбызда 4320 инвалид яши, шул исәптән 306 инвалид бала. Безнең бурыч - авыр тормыш сынавына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү, аларга тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тудыру, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Һәркемне хәйрия акцияләренә кушылырга, хезмәт коллективларында инвалидларга чәй табыннары, матбугатка язылу оештырырга, өйләренә барып, көндәлек борчыган мәсьәләләре белән кызыксынырга чакырабыз.
1 декабрь көнне район һәм шәһәр Мәдәният йортында үзешчәннәребез тарафыннан хәйрия концерты оештырыла. Билетлар сатудан кергән акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклауга китәчәк.
4 декабрьдә район-шәһәр Мәдәният йортында узачак хәйрия марафонында да азнакайлылар актив катнашырлар дип көтеп калабыз. Шундый ук чара 27 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында оештырыла. Хөрмәтле райондашлар, бары уртак көч белән генә һәркемнең йөрәгенә барып җитә алачакбыз, без ярдәмгә, игътибарга мохтаҗлар турында беркайчан да онытырга тиеш түгел, кеше кайгысын үз йөрәгебез аша үткәреп, ярдәм кулы сузсак иде.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев