Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда әфган һәм чечен сугышларында улларын югалткан әти-әниләрне хөрмәтләделәр

Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әти-әниләргә карата аеруча игътибар, кайгыртучанлык яши. Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда алар белән очрашулар, кичәләр үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны быел Өлкәннәр айлыгында да аерым җыеп, кадер-хөрмәт күрсәтелде. Нишлисең бит, еллар үзенекен итә, улларын әлеге сугышларда югалткан әти-әниләр дә елдан-ел олыгая, аларның сафлары...

Азнакайда улларын әфган һәм чечен сугышларында югалткан әти-әниләргә карата аеруча игътибар, кайгыртучанлык яши. Бәйрәмнәрдә, истәлекле даталарда алар белән очрашулар, кичәләр үткәрелеп тора. Район башлыгы инициативасы белән аларны быел Өлкәннәр айлыгында да аерым җыеп, кадер-хөрмәт күрсәтелде.

Нишлисең бит, еллар үзенекен итә, улларын әлеге сугышларда югалткан әти-әниләр дә елдан-ел олыгая, аларның сафлары да сирәкләнә бара. Әле кайчан гына барысын уртак кайгы берләштергән чордашлары белән шундый күрешүләрне көтеп алган Ивановлар, Кандауровлар да юк инде. Ун егетнең нибары икесенең әтисе исән, әниләрнең дә адымнары акрынайган, чәчләренә чал иңгән...


Түгәрәк табын артында алар район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, районның локаль конфликтлар ветераннары оешмасы һәм әфганлылар клубы җитәкчеләре Илшат Исламов һәм Ринат Җиһаншин белән бер гаилә булып, эчкерсез әңгәмә корып утырдылар, олы кунак булдылар.


- Вакыт яраларны дәвалый дисәләр дә, сез күргән-кичергән кайгы - бала югалту ачысы - ул гомер буена бара торган төзәлмәслек яра. Лачын егетләр, батырлар үстергәнегез өчен рәхмәт сезгә! Исемнәре беркайчан да күңелләрдән җуелмас. Улларыгыз бирәсе назларны, алардан тиешле кайгыртуны сезгә без күрсәтергә бурычлы. Бүгенге очрашуны да проблемаларыгыз, хаҗәтләрегезне тыңлау, аларны чишүдә булдыра алганча ярдәм итү өчен оештырдык, - диде район башлыгы.


Әйтергә кирәк, җитәкчелек тарафыннан кайгыртуны һәр гаилә үзендә һәрдаим тоеп яши. Шул ук көнкүреш мәсьәләләрен аласыңмы, ялларын оештырунымы...


Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Николай Кандауров һәм Евгений Ивановның ташландык хәлдә булган кабер чардуганнары, ташлары яңартылуын әйтте. Бүген әти-әниләргә күрсәтелгән хөрмәтнең дә уллары рухына дога булып ирешүен теләде.


- Без - аларның яшьтәшләре, барыгыз да безнең өчен бик якын, кадерле. Сез рәхәт, бәрәкәтле тормышта яшәргә тиешсез!, - диде ул табын түре кунакларына изге теләкләрен ирештереп.


Солдат аналары комитеты рәисе Илгизә Сөләйманова улларын сугышта, локаль конфликтларда югалткан әти-әниләргә булган тирән кайгырту, зур ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп:


- Тормышлар шөкер, зарланырлык түгел. Пенсияләребез әйбәт. Нинди генә гозер белән керсәк тә безне тыңлаучы, проблемаларыбызны хәл итүче җитәкчеләр бар, - диде.


Әфган сугышы ветераннары Илшат Исламов һәм Ринат Җиһаншин сугышчан дусларының әти-әниләрен үзләренекедәй күреп, алар белән һәрдаим аралашып яши. Ничә еллар буена дәвам иткән бу элемтә инде туганлыкка әверелгән.
Мәдәният йорты үзешчәннәре башкарган әфган сугышына багышланган һәм үзебезнең борынгы татар җырларына ияртеп хәтер һәлак булган якташлары безне әле туган як болыннарында, әле Әфган җиренең кылганлы далаларында, әле Аргун тарлавыгында йөртте...


Лиза Нурлыева.

Лилия Шәйхуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда әфган һәм чечен сугышларында улларын югалткан әтиәниләрне хөрмәтләделәр