Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләрне искә алдылар

Һәр елны 15 февраль көнне шәһәребезнең "Кара лалә" һәйкәле янына җыелып, Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләребезне искә алу, аларның әти-әниләре алдында хөрмәт белән баш ию, бу сугышта хәрби бурычларын үтәп кайткан райондашларга алар белән горурлану хисләрен белдерү, әйтергә кирәк, инде шактый еллар дәвамында изге традиция булып саклана. Быел митинг...

Һәр елны 15 февраль көнне шәһәребезнең "Кара лалә" һәйкәле янына җыелып, Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләребезне искә алу, аларның әти-әниләре алдында хөрмәт белән баш ию, бу сугышта хәрби бурычларын үтәп кайткан райондашларга алар белән горурлану хисләрен белдерү, әйтергә кирәк, инде шактый еллар дәвамында изге традиция булып саклана. Быел митинг аеруча тантаналы төс алды: совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруга - 25 ел тулуны билгеләп үтәбез.


Болай да нечкәргән күңелләргә тагын да аклык-пакълек өстәп тын гына кар ява. Күбәләктәй бөтерелгән таҗлар белән бик яшьли гомерләре кыелган егетләребезнең рухы кайткандыр төсле. Митингны ачып сүз алган район башлыгы Марсель Шәйдуллин әфган һәм чечен сугышларында һәлак булган егетләребезнең якты истәлеген яңартканда күзләрдә яшь бөртекләре җемелдәде.


Тантанада чыгыш ясаган ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт буенча Комитет рәисе урынбасары Василий Логинов, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы җитәкчесе Илшат Исламов, Әфганстан сугышы ветераннарының Россия берлегенең Азнакай төбәк бүлекчәсе рәисе Миргазин Динмөхәммәтов та район башлыгы сүзләрен дәвам итеп, Азнакайның лачын егетләре кичкән сугыш афәте, райондашларыбызның тыныч тормышта да сынатмавы, фидакарь хезмәттә уңышларга ирешеп, гаиләләре белән матур гына яшәүләре, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә олы үрнәк булып торулары хакында сөйләделәр.

Кәтем авылы егете Мөдәрриснең әфган сугышында батырларча һәлак булуы турында районда беренчеләрдән булып кайгы хәбәре алган ана - Фәүзия апа Сәхбиеваның бөтен әти-әниләр исеменнән уллары истәлеген кадерләп саклаган райондашларга, сугышчан дусларына ихластан җиткергән рәхмәт сүзләренә кем генә битараф калды икән?!


Егетләребезне искә алып бирелгән залп, һәйкәлгә чәчәкләр салу митингның аеруча дулкынландырган мизгелләре булды.


Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу тантанасы район-шәһәр Мәдәният йортында дәвам итте. Район башлыгы, хәрби комиссар, башкаладан, күрше районнардан килгән кунакларның әлеге истәлекле дата уңаеннан чыгышлары тыңланды. Бүгенге көндә районның төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куйган әфган сугышы ветераннарын хөрмәтләү-бүләкләгәндә зал алкышларга күмелде. Әфган һәм чечен сугышларында һәлак булган егетләребезне искә алу, аларның әниләрен хөрмәтләү әлеге кичәдә дә дәвам итте.


Сугышны кичкән егетләребезнең, үзешчәннәребезнең, Әлкәй авылының "От Афгана до Чечни" ансамбленең газизләрен югалту ачысын кичергән әниләргә багышланган, солдатларыбыз батырлыгын чагылдырган җыр-моңнары күңел төпкелләрен айкап, хәтерләрне әфган җиренең кылганлы, комлы далаларында, Салангның текә кыяларында сагыну-сагышка уратып йөртте...


Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Әфган җирендә батырларча һәлак булган егетләрне искә алдылар