Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшсезләр саны 2 тапкырга диярлек кимегән

2013 елның 30 сентябренә теркәлгән эшсезләр саны - 443 кеше. 2013 елның беренче ае белән чагыштырганда эшсезләр саны 1,9 тапкырга кимегән. Быелның 1 гыйнварына Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә исәптә 827 кеше тора иде. Эшсезлек Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,37 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 гыйнварына бу сан...

2013 елның 30 сентябренә теркәлгән эшсезләр саны - 443 кеше. 2013 елның беренче ае белән чагыштырганда эшсезләр саны 1,9 тапкырга кимегән. Быелның 1 гыйнварына Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә исәптә 827 кеше тора иде.

Эшсезлек

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,37 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 гыйнварына бу сан 2,4 процент иде.

Тугыз ай эчендә Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 19 предприятиедән 224 кешенең азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Ел башыннан үзәккә штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән 77 кеше мөрәҗәгать итте.

Эш эзләп һәм консультация өчен 5581 кеше мөрәҗәгать итте.

Эш белән тәэмин итү

Тугыз айда мәшгульлек үзәге аша 1530 кеше, шул исәптән 657 эшсез, 873 балигъ булмаган эшкә урнашты. 228 кеше үзәккә мөрәҗәгать иткән көннән алып ун көн эчендә эшкә урнаштырылды.

327 кеше җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче 36 кеше (6 инвалид, 15 күп балалы яки ялгызы гына яшәүче ата-ана, пенсия яше җитеп килүче - 15, төрмәдән кайткан 1 кеше) эшсез гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.

Мәшгульлек үзәге ярдәме белән 11 эшсез үз эшен оештырып җибәрде.

Профориентация хезмәте

1953 кеше профориентация хезмәте алды.

101 гражданга психологик ярдәм, 273 эшсезгә хезмәт базарында социаль яраклашу буенча хезмәт күрсәтелде.

4 вакансия ярминкәсе үткәрелде.

Һөнәргә укыту

208 кеше түбәндәге һөнәрләр үзләштерүгә җибәрелде: нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарга капиталь ремонт ясау бораулаучысы ярдәмчесе, каравылчы, пешекче, парикмахер, бухгалтер.

Вакансияләр

2013 елның 30 сентябренә мәшгульлек үзәгенә 225 вакансия барлыгы белдерелде. Бер эш урынына 2 эшсез граждан дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшсезләр саны 2 тапкырга диярлек кимегән