Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшсезлек кими

2013 елның 27 декабренә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 397 кеше тәшкил итте. 2013 елның башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2013 елның 1 гыйнварына үзәктә исәптә 827 кеше тора иде. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,2 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 гыйнварына бу...

2013 елның 27 декабренә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 397 кеше тәшкил итте. 2013 елның башына хәл торышы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән. 2013 елның 1 гыйнварына үзәктә исәптә 827 кеше тора иде.

Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халыкның 1,2 процентын тәшкил итә, 2013 елның 1 гыйнварына бу сан 2,4 процент иде.

Ел дәвамында Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгенә 23 предприятиедән 267 кешенең азат ителергә мөмкинлеге турында мәгълүмат керде. Фактта ел башыннан 25 декабрьгә кадәр үзәккә штат кыскару сәбәпле эштән азат ителгән 80 кеше мөрәҗәгать итте.

Барлыгы эш эзләп һәм консультация өчен ел дәвамында 7478 кеше мөрәҗәгать итте.

Теләк кенә булсын, эш табыла!

25 декабрьгә мәшгульлек үзәге аша 1680 кеше, шул исәптән 807 эшсез, 873 балигъ булмаган граждан эшкә урнаштырылды. 296 кеше үзәккә мөрәҗәгать иткән көннән алып ун көн эчендә эш белән тәэмин ителде.

389 кеше җәмәгатьчелек эшләренә җибәрелде.

Эш эзләүдә авырлыклар кичерүче 43 кеше (7 инвалид, 19 күп балалы яки ялгызы гына яшәүче ата-ана, 17 пенсиягә яше җитеп килүче граждан, 1 төрмәдән кайткан кеше) эшсез гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итү программасы буенча эшле булды.

Мәшгүльлек үзәге ярдәме белән 16 эшсез кеше үз эшен оештырып җибәрде.

Һөнәр сайлауда ярдәм итәбез

3000 кеше профориентация хезмәте алды.

150 гражданга психологик ярдәм, 273 эшсез гражданга хезмәт базарында социаль яраклашу буенча хезмәтләр күрсәтелде.

8 вакансияләр ярминкәсе үткәрелде.

Һәммәсе - кирәкле белгеч

320 эшсез кеше түбәндәге һөнәрләр үзләштерүгә җибәрелде: нефть һәм газ чыгару операторы, скважиналарга капиталь ремонт ясау бораулаучысы ярдәмчесе, каравылчы, пешекче, парикмахер, бухгалтер, тракторчыавыл хуҗалыгы производствосы машинисты, "Д" категорияле машина йөртүче.

Вакансияләр

2013 елның 25 декабренә мәшгульлек үзәгенә 248 вакансия барлыгы белдерелде. Бер эш урынына шартлы рәвештә 2 эшсез граждан дәгъва кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшсезлек кими