Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә

ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды тарафыннан 9 айда 358 эшмәкәргә 582,5 млн сумлык матди ярдәм күрсәтелгән.

Агымдагы елда Татарстанда милли проект кысаларында эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм йөзеннән 3 төбәк проекты тормышка ашырыла: “Үзмәшгуль гражданнарга эшчәнлек өчен уңай шартлар тудыру”, “Бизнеска җиңел старт һәм аны алып бару өчен шартлар тудыру”, “Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын акселерацияләү”.

ТР Эшмәкәрлекне яклау фонды тарафыннан 9 айда 358 эшмәкәргә 582,5 млн сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. 59 үзмәшгуль 8,9 млн сумлык микрозайм теркәгән.

Азнакай районында 1096 шәхси эшмәкәр, 597 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 94 фермер, 2030 үзмәшгуль кеше исәпләнә. Әлеге өлкәләрдә 7500 кеше хезмәт куя. Агымдагы елның 9 аенда дәүләттән 15 млн сумлык ярдәм алып, 5 фермер үз эшен ачкан. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча үзмәшгульләргә 2 млн 400 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән. Быел халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 9 азнакайлы үз эшен ачуга ирешкән. Милли проект нигезендә биш оешма 6 млн 620 мең сумлык микрозайм алган.

Татарстанда урта һәм кече эшмәкәрлек өлкәсендә, шәхси эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне дә кертеп, 722,9 мең кеше шөгыльләнә. Аларның саны буенча республика Идел буе федераль округында – беренче, Россия күләмендә җиденче урында тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев