Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшлекле визит белән Тарсус делегациясе булды

Төркиянең Тарсус шәһәре белән Азнакай арасында дуслык күпере салынганга унҗиде елдан артык. Шушы дәвер эчендә ике як та бер-берсенә кунакка йөрешеп, кан кардәшләргә генә түгел, җан кардәшләргә әверелде. Көз салкыннарына да карамастан, шушы көннәрдә Тарсустан унҗиде кешелек делегация районыбызга мәдәни багланышлар белән килде. Сәфәрләрен алар Кәкре Елга авылыннан башладылар. Биредәге...

Төркиянең Тарсус шәһәре белән Азнакай арасында дуслык күпере салынганга унҗиде елдан артык. Шушы дәвер эчендә ике як та бер-берсенә кунакка йөрешеп, кан кардәшләргә генә түгел, җан кардәшләргә әверелде. Көз салкыннарына да карамастан, шушы көннәрдә Тарсустан унҗиде кешелек делегация районыбызга мәдәни багланышлар белән килде.


Сәфәрләрен алар Кәкре Елга авылыннан башладылар. Биредәге мәчеттә намаз укып чыкканнан соң, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Мәдәният йортында исә кунакларны районыбызның фольклор коллективлары каршы алды. Тальян моңнары, табигатнең иң матур төсләрен милли киемнәренә сеңдергән татар кызларының очкын чәчеп биюләре тарсуслыларны битараф калдырмады, алар да кушылып биеде. Шулай ук төрле авылларның кул осталары күргәзмәсенә дә соклануларын яшермәделәр. Аннан кунаклар Сабантуй уеннарына кушылдылар: чүлмәк ваттылар, зур кәлүшләр киеп узыштылар. Халкыбызның иң тәмле ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләр артында чәй эчтеләр. Соңыннан фольклор ансамбльләр концертын тамаша кылдылар.


-Тарсус делегациясе бу юлы нәкъ менә халкыбызның иҗаты, милли киемнәре, гореф-гадәтләре, аш-сулары белән танышырга килде, - диде кунакларны озата йөрүче район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев.


Икенче көнне төрекләр "Нефтемаш" заводы, "Азнакай сөте" җәмгыяте, "Азнакай" санаториясе, яңа ачылган "Тамчыкай" балалар бакчасы һәм 1 нче мәктәп, Азнакай курчакларына җан өрүчеләр белән таныштылар, "Тарсус" паркында агачлар утырттылар, Боз сараенда хоккей матчы карадылар. Кичен исә Мәдәният йортында төрек эстрадасы йолдызы Кадир Сомер һәм Азнакай сәнгать осталары катнашында концерт булды.


-Азнакайда безне килгән саен бик җылы каршы алалар. Биредә үзебезне үз өебездә кебек хис итәбез, - ди Кадир Сомер.


Кунаклар килүнең өченче көнендә шактый гына суытып җибәрде. Моңа кадәр тәүлекләр буена сыкрый-туктый яуган яңгырны вак кар бөртекләре алыштырды. Табигатьнең шактый кырыслыгына да карамастан, төрек кардәшләр Мәнәвез тавыннан челтерәп аккан "Расиха" чишмәсе янында узасы "Каз өмәсе" композициясен тамаша кылырга килделәр. Бу бер дә гаҗәп түгел. Чөнки Тарсус шәһәре делегациясе вәкилләре катнашындагы мондый бәйрәмнәрнең беренчесе нәкъ менә шушы вакытта һәм шушы урында ике ел элек узган, аларның күңеленә хуш килгән иде инде...


Халкыбызның милли киемнәрендәге хатын-кызларыбыз каз йолкыган арада шәһәр-район, Татшуган авылы мәдәният йорты һәвәскәрләре үзләренең дәртле җыр-биюләре белән кунакларның, бәйрәмгә килгән азнакайлыларның күңелләрен җилкендереп тордылар. Төрек дөньясының танылган йолдызы, Тарсус шәһәре җырчысы Кадир Сомер да читтә кала алмады, үзенең бүләге итеп саф татар телендә берничә җыр башкарды. Аннан хуҗалар белән кунаклар бергә кушылып биеделәр, күңел ачтылар, татар халкының милли ашларыннан авыз иттеләр.


Көннең икенче яртысын тугандаш халык вәкилләре "Каенкай" сәламәтләндерү лагерында уздырдылар һәм алар хөрмәтенә оештырылган спорт бәйгесендә катнаштылар. Хуҗалар һәм кунаклар арасындагы ярышларда җиңүче дип ДУСЛЫК танылды.


Дүшәмбе көнне Тарсус шәһәре администрациясе җитәкчесе Җумаел бәй җитәкчелегендәге делегацияне Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Кунакларны ул шәһәр, районның икътисади һәм социаль халәте, соңгы елларда бу өлкәләрдә ирешелгән уңышлар белән таныштырды. Район башлыгы ике шәһәр арасындагы мәдәни-дуслык багъланышларын гына түгел, ә икътисади элемтәләрне ныгыту зарурлыгына да басым ясады, әлеге максатны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләргә тукталды.


Үзенең җавап чыгышында делегация җитәкчесе Җумаел бәй Азнакай төбәге халкының тырышлыгына, уңганлыгына, ата-бабалардан килгән милли гореф-гадәтләргә тугъры булуларына, кунакчыллыкларына ихтирамлы калуларын белдерде, хуҗаларны җавап визиты белән Тарсус шәһәренә чакырды.


Кичен төрек дуслар Әлмәт шәһәрендә узган Азнакай артистлары концертын карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшлекле визит белән Тарсус делегациясе булды