Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эшләүче яшь нефтьчеләрнең киләчәге бик өметле

Яшь, перспективалы лидер Равил Хәсәншинның «Азнакайнефть» идарәсенең яшьләр оешмасы башлыгы итеп билгеләнүенә дүрт кенә ай вакыт үтте әле. Җитәкчелек, бигрәк тә идарә яшьләре, коллективта яшьләр тормышы элеккечә үк кызыклы, җанлы булыр дигән ышанычта. Элеккеге лидер Рафаэль Саитгәрәев цех начальнигы булып күчте һәм ул начар эшләмәде. Мин «Азнакайнефть» идарәсенең яңа яшьләр...

Яшь, перспективалы лидер Равил Хәсәншинның «Азнакайнефть» идарәсенең яшьләр оешмасы башлыгы итеп билгеләнүенә дүрт кенә ай вакыт үтте әле. Җитәкчелек, бигрәк тә идарә яшьләре, коллективта яшьләр тормышы элеккечә үк кызыклы, җанлы булыр дигән ышанычта. Элеккеге лидер Рафаэль Саитгәрәев цех начальнигы булып күчте һәм ул начар эшләмәде. Мин «Азнакайнефть» идарәсенең яңа яшьләр лидерына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

- Равил Гаделович, баштан үзегез турында сөйләгез әле. Яңа эштә ниндирәк хисләр кичерәсез?

- Мин 2011 елдан башлап «Азнакайнефть» идарәсендә, ә аңа кадәр «РемСервис» җәмгыяте идарәчел компаниясендә эшләдем. Хәзерге вакытта мин кадрлар бүлегенең яшьләр белән эшләү буенча әйдәр инженеры. Гади тел белән әйтсәк, «Азнакайнефть" идарәсенең яшьләр комитеты рәисе. Моңа кадәр милек белән бәйле бүлектә эшли идем. Яшьләр белән идарә итәргә тәкъдим ясагач, мин карышмадым, шунда ук ризалык бирдем.

- Сез кешеләр белән эшләргә яратасызмы?

- Бу өлкәдә бераз тәҗрибәм булгач, миңа яшьләр белән эшләү таныш. Элек тә бу эш миңа ошый иде. Шуңа күрә, моңа бик теләп алындым һәм алга таба бу өлкәдә уңай үзгәрешләр булыр дип ышанам.

- Сезнең бу юнәлештә эшли башлавыгызга да бишенче ай китте. Бу чорда нинди чаралар уздырырга җитештегез?

- 1 июльгә «Азнакайнефть» идарәсендә 33 яшькә кадәр яшьләрнең саны 496 исәпләнә. Бу барлык хезмәткәрләрнең 27 проценты дигән сүз. Җитәкчеләр һәм белгечләр 110 кеше. 198 е югары белемле. Без шактый гына спорт ярышлары, шул исәптән шахмат, бильярд турнирлары, компаниянең яшьләр программасы буенча «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын үткәрдек. Анда безнең идарәдән ундүрт команда катнашты. Апрель аенда исә «Сәламәтлек - уңышка юл» темасы буенча стена газеталары бәйгесе уздырдык. Иң яхшы газеталар шәһәркүләм бәйгегә җибәрелде һәм без беренче урынны алдык. Шулай ук Азнакай шәһәре сәнәгать предприятиеләре арасында хезмәтне саклау куркынычсызлыгы брейн-рингында катнаштык. Анда да беренчелекне бирмәдек. «Каенкай» сәламәтләндерү лагерында боулинг буенча эчке турнир да бик кызыклы булды. Иң яхшы катнашучылар «Татнефть» ААҖ бәйгесенә җибәрелде. Май аенда Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган пейнтбол буенча турнир узды. Яшь хезмәткәрләр «Каенкай» ял лагерында волейбол, өстәл теннисы, бильярд ярышларында бик теләп уйныйлар. Үзебезнең КВН командасы бар. Ул «Татнефть» ААҖнең Лига фестивалендә катнашты.

- Спорт буенча бар да аңлашыла, башка юнәлешләрдә дә эш алып барыладыр?

- Яшьләр бик теләп идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин курьерлыгында "Идарәнең хәзерлек мәктәбе»ндә катнаша. Һәр елның апрель аенда белгечләр чыгарылышы була. Быел аның 15 нчесе булды, 11 яшь белгеч укуларын тәмамлады. Биредә белгечләр укый, рефератлар яза, аларны комиссия алдында яклый һәм «Татнефть» ААҖ күләмендә яшьләрнең фәнни-практик конференциясендә чыгыш ясый. Бер елдан соң сертификатлар алалар. Бүген шундый 372 белгеч идарәдә һәм компаниянең башка бүлекчәләрендә уңышлы гына эшләп килә. «Татнефть» ААҖнең яшь хезмәткәрләрен фәнни-практик конференциягә хәзерләү планы нигезендә төрле юнәлешләрдә семинарлар үтте. Сайлап алу өчен «Татнефть» ААҖнең эксперт комиссиясенә 52 эш җибәрелде. Яшьләр бүгенге көндә җитештерүнең технологик һәм техник мәсьәләләрен чишүнең яңа юлларын эзләүдә актив катнаша. Ел башыннан 143 тәкъдим керттек, бу шундый барлык эшләрнең 35 проценты. ЦКППН, УПО, ЦДНГ-1,7, Актүбә ППД цехлары иң активлар рәтендә. Идарә цехлары арасында яшьләр программасы үтәлеше рейтингында идарә аппараты, ЦКППН, ЦДНГ-5, ЦПРС цехлары лидерлык күрсәтә.

- Яшьләр арасында төрлесе бар. Берләре барлык чараларда да катнаша, активлар, икенчеләре күләгәдә калырга яраталар.

- Коллектив килешү нигезендә актив яшь белгечләргә һәм хезмәткәрләргә беренчел кирәкле товарлар алу өчен ссуда бирелә. Активларны җитәкчелек тә хуплый, авыр вакытларында ярдәм кулын суза. Ә тормышта төрле хәлләр булып тора ул. Идарә яшьләре ипотека программасында да катнаша. Әгәр дә яшь белгеч фатир алса, балалар тәрбияләп үстерсә, киләчәктә коллективның кадрлар белән дә проблемалары булмый бит. Шуңа да мин яшьләребез һәрчак һәм һәркайда алдынгылар рәтендә барсын, коллективның горурлыгы булып, предприятиегә файда китерсеннәр өчен дөрес юнәлештән тайпылмаска тырышам.

- Соңгы елларда "Татнефть" ААҖнең һөнәри осталык бәйгесендә безнең команда бераз сынатты кебек. Сәбәбе нидә? Тырышалар да кебек?

- Курьерлык итүче бүлекләр бар. Яңа кеше буларак, минем дә сәбәбен беләсе килә. Ә идарәнең баш инженеры әйткәнчә, мондый ярышларда җиңү өчен бар күңелеңне бирергә кирәк. Киләчәктә әлеге юнәлештә ныклап эшләрбез.

Нәфис ӘХМӘТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эшләүче яшь нефтьчеләрнең киләчәге бик өметле