Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эш урыны имин, хәвеф-хәтәрсез булырга тиеш

Эш урыннарында иминлекне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә, аварияләргә юл куймау, техник куркынычсызлыкны саклау - идарәнең игътибар үзәгенә куелган мәсьәләләр. Узган җомгада "Азнакайнефть" идарәсенең киңәшмәләр залында цехлардагы хезмәтне саклау һәм янгынга каршы көрәш өлкәсе вәкилләре катнашындагы конференциядә сүз нигездә әнә шул хакта барды. Әлеге җитди сөйләшүдә "Азнакайнефть" идарәсенең баш инженеры...

Эш урыннарында иминлекне тәэмин итү, гадәттән тыш хәлләргә, аварияләргә юл куймау, техник куркынычсызлыкны саклау - идарәнең игътибар үзәгенә куелган мәсьәләләр. Узган җомгада "Азнакайнефть" идарәсенең киңәшмәләр залында цехлардагы хезмәтне саклау һәм янгынга каршы көрәш өлкәсе вәкилләре катнашындагы конференциядә сүз нигездә әнә шул хакта барды.
Әлеге җитди сөйләшүдә "Азнакайнефть" идарәсенең баш инженеры - җитештерү буенча җитәкче урынбасары Расих Фәйзуллин, профком рәисе Рәфис Хәсәнов, янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау бүлеге мөдире Таһир Шәймәрданов, 24 нче янгын часте башлыгы Салават Сәлахов, цех табибы Азат Шәйхуллин, цехларның профсоюз комитеты рәисләре, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы буенча вәкилләре катнашты.
2015 елда хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы буенча эшләргә йомгакны баш инженер - идарә җитәкчесенең сәнәгать буенча беренче урынбасары Расих Фәйзуллин ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел "Татнефть" АҖ ндә, идарә компанияләрен дә кертеп, 12 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. "Азнакайнефть" идарәсендә Ростехнадзор контролендә булган сәнәгать объектларында аварияләргә юл куелмаган. Компаниядә нефть-газ чыгару идарәләре арасында сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча рейтингка башкарылган эштәге 13 объектив күрсәткечләргә, әһәмиятлелегенең тәртип саны буенча билге куела. 2015 елгы рейтинг күрсәткечләре буенча "Азнакайнефть" идарәсе дүртенче урынга чыккан. Быел исә рейтинг тагын берничә пунктка тулыландырылачак. Моны таләпләрне бозулардан килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр һәм алар янаган фаҗигаләр дип аңларга кирәк. Расих Фәйзуллин үзенең чыгышында узган елда хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгын яхшыртуда Азнакай ППД, ЦКППН, УПО коллективларының иң яхшы күрсәткечләргә ирешүен әйтте. ЦПРС, Актүбә ППДсы, ЦДНГ-3,4,6, СОЦ цехлары да күрсәткечләрен яхшырткан. 2013-2015 елларда хезмәтне саклау һәм хезмәт куркынычсызлыгы программасы буенча хезмәт вакытында травмалар алу очракларын киметү, аварияләр һәм көтелмәгән югалтулар булдырмау юнәлешендә шактый чаралар үткәрелгән. Узган ел гына да барлык планлаштырылган чараларны үтәүгә 126573,2 мең сум акча киткән. Ә "Татнефть" АҖ объектларында 2013-2015 елларга төзелгән план нигезендә үткәрелгән чаралар өчен 36093 мең сум акча тотылган. Хезмәтне саклау буенча барлык чаралар да коллектив Килешүгә таянып эшләнә. Хезмәткәрнең гомерен һәм аның сәламәтлеген саклау беренче планга куела. Шулай ук хезмәт шартларын яхшырту, авария очракларын булдырмау, производствода хәвеф-хәтәр очракларын алдан күрү, куркынычсыз җитештерү коралларын булдыру, объектларны янгын чыгуга каршы торуга әзерләү һәм башка чараларга зур урын бирелә. Узган елда оештырылган барлык чаралар өчен 17 миллион сум акча тотылган. Ә хезмәтне саклау өчен үткәрелгән барлык чараларга каралган акча күләме 73 миллион сум тәшкил итә. Узган ел 1200 эшче һәм хезмәткәр медицина күзәтүе үткән, аның өчен 2424,5 мең сум акча сарыф ителгән. 422 хезмәт кешесе шифаханәләрдә сәламәтлеген ныгыткан. Хезмәткәрләрнең квалификациясен һәм белемен күтәрү максатыннан белгечләр тарафыннан даими инструктажлар үткәрелеп килә, видеофильмнар күрсәтелә, куркыныч эшләр башкарганда ул-бу була калса дип, эшчеләргә һәм белгечләргә беренче ярдәм күрсәтү алымнары өйрәтелә.
Янгын куркынычсызлыгы һәм аннан саклану буенча күрелгән чаралар турында 24 нче янгын часте командиры Салават Сәлахов таныштырды. Килешүдәге чаралар тулысы белән үтәлгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында 11 чара уздырылган, бу чараларга 36,093 миллион сум акча киткән. Янгын инспекторлары тарафыннан объектларны күзәтеп тору барышында тәртип бозу очракларын төзәтү, объектларны янгыннан саклау һәм янгын куркынычсызлыгы тәртибенә кагылышлы 1904 тәкъдим кертелгән. Аларның саны аннан алдагы елга караганда 33 процентка арткан. Тәкъдимнәрнең күпчелеге ЦКППН һәм ЦДНГ-6 цехларына карата әйтелгән. Идарәнең даими хәрәкәттәге комиссиясе һәм цехлардагы янгын-техник комиссияләр тарафыннан җиткерелгән 801 чара да, 24нче янгын часте белгечләре тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр дә - отчет чоры аралыгында барысы да төзәтелгән.
Цех табибы Азат Шәйхулов бүгенге көндә хезмәткәрләрдә еш очраган авыруларга һәм аларны булдырмауда профилактик чараларга тукталды.
Соңыннан Таһир Шәймәрданов барлык сөйләгәннәргә йомгак ясады һәм беренче - өченче урыннар яулаган "Иң яхшы хезмәт коллективына", "Иң яхшы вәкилгә (уполномоченныйга)", "Куркынычсыз хезмәт" исеме астында үткәрелгән стена газеталары конкурсына йомгак ясап, җиңүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эш урыны имин, хәвефхәтәрсез булырга тиеш