Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге киңәшләре

Бөтен төр өлкәдә дә предприятиегә, оешма-учреждениегә персонал туплау вакытында гадәттә бер үк төрле проблемаларга килеп төртеләләр. Алар исә, үз чиратында, хезмәт чыгымнарын арттыра, хезмәткәрләр эзләп, никадәр акча һәм вакыт югалтыла. Әмма әлеге мәшәкатьләрдән качарга була, бу нәүбәттән эш бирүчеләр белән кайбер киңәш-тәкъдимнәребезне уртаклашып алырга булдык. 1. Иң еш очрый торган...

Бөтен төр өлкәдә дә предприятиегә, оешма-учреждениегә персонал туплау вакытында гадәттә бер үк төрле проблемаларга килеп төртеләләр. Алар исә, үз чиратында, хезмәт чыгымнарын арттыра, хезмәткәрләр эзләп, никадәр акча һәм вакыт югалтыла. Әмма әлеге мәшәкатьләрдән качарга була, бу нәүбәттән эш бирүчеләр белән кайбер киңәш-тәкъдимнәребезне уртаклашып алырга булдык.

1. Иң еш очрый торган хата - вакансияләр турында игъланны дөрес язмау. Фирманың эшчәнлеге күрсәтелмәгән белдерүләр белән бик кызыксынмыйлар. Бурычлар графасында мәгълүмат күп бирелсә дә, эш шартлары турындагысында нибары бер юл. Киресенчә булса яхшы. Бурычларга бары тик иң кирәкле сыйфат-функцияләрне, ә шартларга компаниядә эшләүнең никадәр отышлы булуын тәфсилләргә кирәк. Моннан тыш, хезмәт хакын күрсәткәндә гомуми сумманы билгеләү дөресрәк. Әйтик, 12 мең сум + процентлар димичә, якынча бу процентларны чыгарып, түгәрәкләп - 20 мең дип күрсәтү отышлырак.

2. Вакансия турындагы игъланны төзегәннән соң, аны ирештерүче рекламаны сайларга кирәк. Монда инде мөмкин булган басмалар һәм интернет-сайтларга кечкенә генә маркетинг тикшерүе үткәрә зарур. Урта звено белгечләр эзләгәндә белдерүне профильле басмалар һәм бушлай игъланнар газеталарында, интернетта урнаштыру кулай.

3. Барлык фирмаларга да хас сыйфат - резюмеләрне озак карау. Күрәсең, яки вакыт булмый, яисә аларны өйрәнүче белгеч юк. Бу проблема бик гади хәл итлә. Бары тик махсус программа гына сатып алырга кирәк. Ул кандидатларга җибәрелгән резюмеләре өчен рәхмәтне дә үзе җибәрә, аларны билгеләнгән параметрлар буенча билгеләп, мәгълүматны әзерләп тә бирә. Булачак хезмәткәрләрнең компаниягә мөнәсәбәтен дә истә тотып эш итәргә кирәк, чөнки алар шушы ук компания товарларыннан файдаланырга мөмкин. Резюмегә ихтирамлы, игътибарлы җавап - компаниягә өстәмә "плюс" ул.

4. Тагын бер проблема - эшкә алганда озаклап, этаплап әңгәмә үткәрү. Һәр этапта төрле бүлек һәм алар еш кына бер үк төрле сорауларны бирә. Бу процессны киметергә һәм һәр бүлеккә үз блогы сорауларын төзергә кирәк. Әңгәмәне 6 этаптан да күбрәк итмичә, кыска тоту отышлы, озакка китсә, эш эзләүче үзеннән сорау алалар, дип уйларга мөмкин. Иң мөһиме - кандидатны үзенең турыдан-туры булачак җитәкчесе белән таныштыру.

Хезмәткәрне сайлаганда 3 этап кулай: персонал буенча менеджер, турыдан-туры булачак начальнигы һәм инде компания хуҗасы яки оешма управляющие белән әңгәмә үткәрү.

5. Эш бирүчеләр арасында еш очраган ялгышлык - эш эзләүче компаниягә "туры килмәгәндә" әңгәмәдән соң аңа төгәл җавап бирмәү. Монда янә фирманың абруй мәсьәләсе килеп баса. Ничек кенә булмасын, кандидатка яки телефоннан, яки электрон почтадан рәхмәт әйтеп, кызганычка каршы, барлык вакансияләрнең инде тулуын, әмма аның мәгълүмат базасына кертелүен, эш урыны барлыкка килгәч элемтәгә керәчәкләрен әйтеп, хәбәр бирергә кирәк.

6. Вакансияләр күп булганда компания җитәкчелеге персонал буенча менеджерны эшкә өя. Күп кенә тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, менеджер аерым үзенчәлекле вакансияләрнең 5 төреннән артыгы белән эшләгәндә, сайлау отышлы булмаска да мөмкин.

7. Мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек.

Эш бирүчеләрнең күбесе хезмәткәрләрне вакансияләр ярминкәсеннән эзләүне өнәми. Әмма, шуңа да карамастан, мондый ярминкәләр үткәрү тарихта гына калмый, ә киресенчә, елдан-ел популярлаша, колачлана бара.

Тапталган формада үтүенә карамастан, вакансияләр ярминкәләре эш эзләүнең башка ысулларыннан күпкә өстенрәк. Иң зур өстенлек - эш эзләүчеләрнең барсы белән дә шәхси аралашу мөмкинлеге бар.

Вакансияләр ярминкәсенең янә бер уңайлыгы - хезмәт базарындагы хәл торышын белеп тору. Монда кайсы белгечлеккә аеруча мохтаҗлык булуын, теге яки бу вакансияләр буенча кайсы эш бирүченең нинди хезмәт хакы түләвен һ.б. беләсең.

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне эш урыннары буенча вакансияләр ярминкәләре оештыру мәсьләләрендә хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Сүз уңаеннан, 2014 елда мәшгульлек үзәге 12 шундый ярминкә үткәрде. Аларның 6сы - махсуслаштырылган, 2се - уку урыннары, 1се -мәктәп укучылары өчен эш урыннары, 1се - башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре чыгарылышлары өчен, 1се - олы яшьтәгеләргә, 1се - инвалидлар өчен ярминкәләр.

Ярминкәләрдә 1034 кеше катнашып, аларның 331е эшкә урнаштырылды.

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге 2015 елда вакансияләрнең онлайн - ярминкәләрен оештырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге киңәшләре