Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ерактан ук күренеп тор” акциясе бара

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара. Язгы каникул вакытында юлларда хәвефсезлек программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина, район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков белән берлектә, "Ерактан ук күренеп тор" исемле акцияләр уздыра. Чираттагы...

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, аларның травма алу куркынычын кисәтү максатында киң кырлы эшчәнлек алып бара. Язгы каникул вакытында юлларда хәвефсезлек программаларын финанслау дирекциясе җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина, район ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илдар Исхаков белән берлектә, "Ерактан ук күренеп тор" исемле акцияләр уздыра.

Чираттагы шундый акция барышында ярдәмчеләребез - яшь инспекторлар - җәяүлеләргә яктылык кайтаргыч элементларны тагу зарурлыгы хакында сөйләделәр.

Исегездә тотыгыз, автомобиль фарасы якыннан яктыртканда, машина йөртүче җәяүлене илле метр арадан гына күрә ала. Әгәр инде киемдә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булса - ике йөз метрдан ук. Автомобиль фарасы ерактан яктыртканда - чагыштырмача йөз һәм өч йөз илле метрга кадәр. Статистика буенча, яктылыкны кире кайтаргыч элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка киметә.

Мондый акцияләрне даими уздыру - юлларда балалар катнашындагы һәлакәтләрне киметүнең бер чарасы булып тора.

Сирин Райманов, район ЮХИДИ бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Ерактан ук күренеп тор” акциясе бара