Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда елның иң хөрмәтле кешесен билгеләделәр

Азнакай районында 2020 елның иң хөрмәткә ия, халык тарафыннан иң күп рәхмәтләр алган шәхесне билгеләделәр.

Ул - пандемия башланганнан алып бүгенге көнгәчә "кызыл зонада" кешеләр гомерләре өчен көрәшкән табибларның берсе - сырхауханәнең инфекция бүлеге җитәкчесе Гөлнар Мөгавия кызы Шәйдуллина.

Коронавирус афәте сәламәтлек сагындагылар хезмәтенең никадәр үзенчәлекле, авыр һәм тынгысыз, гаять җаваплы булуын искәртте. Авырулыларның гомере өчен көрәшкән шәфкать ияләренең һәр минуты, һәр көне куркыныч астында булуын яхшы аңлыйбыз. Редакция почтасына сырхауханәдән чыккан райондашларыбыздан да шул хакта әйтеп, үзләрен дәвалауда бар тырышлыкларын куйган табибларга, шәфкать туташларына рәхмәт сүзләрен җиткереп язган хат-хәбәрләр дә әледән-әле килеп тора.

Үзәк сырхауханәнең бүгенге көндә “кызыл зона” саналган йогышлы авырулылар бүлегенә безне, әлбәттә, кертмәделәр. Әмма күз чите белән генә карап та андагы киеренкелекне яхшы чамаларга була. Гөлнар Шәйдуллина җитәкчелегендәге бу бүлектә чын мәгънәсендә тәвәкәлләр, хезмәтенә җаны-тәне белән бирелгәннәр генә эшли. Япь-яшь кенә кызларның коридордан йөгереп дигәндәй йөрүен аңлыйсың: кыл өстендә торган кеше гомерләрен ничек тә саклап калырга, хәлләрен аз гына булса да җиңеләйтергә тырышырга кирәк. Ходай сәламәт итсен дә, сабырлык бирсен үзләренә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев