Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел педагог-психологы” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды

"Ел сыйныф җитәкчесе" һәм "Ел педагог-психологы" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ике көн дәвамында Азнакай 5 нче мәктәп базасында районның 18 сыный җитәкчесе, ә 4 нче лицей базасында - 14 педагог-психологы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. 12-13 мартта Бөгелмәдә узачак зона турында Азнакай данын "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Актүбә 2 нче урта...

"Ел сыйныф җитәкчесе" һәм "Ел педагог-психологы" республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Ике көн дәвамында Азнакай 5 нче мәктәп базасында районның 18 сыный җитәкчесе, ә 4 нче лицей базасында - 14 педагог-психологы үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.

12-13 мартта Бөгелмәдә узачак зона турында Азнакай данын "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Наталия Темирханова (1 нче урын), Актүбә 1 нче мәктәбеннән Наталья Есипова (2 нче урын), Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Регина Гомәрова (3 нче урын); "Педагог-психолог" номинациясендә 4 нче лицейдан Венера Тазова һәм 19 нчы "Тамчыкай" балалар бакчасыннан Лилия Васильева яклаячак.

Шулай ук өстәмә белем бирү педагоглары бәйгесендә җиңеп, Азнакай Балалар иҗаты үзәгеннән Руслан Сәлифов һәм Галина Лобанова зона турына үтте.

Нәфисә ШӘФЫЙКОВА,

мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Ел сыйныф җитәкчесе” һәм “Ел педагогпсихологы” республика бәйгесенең муниципаль этабы узд...