Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Ел сыйныф җитәкчесе” республика бәйгесенең зона туры үтте

Районыбызда бишенче тапкыр "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона туры үтте. Резеда ШӘРИПОВА Анда районыбыз данын 8 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хикмәтова, 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәбипова, 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Галина Лобанова яклады. Ике көн дәвамында барган бәйгедә Мөслим,...

Районыбызда бишенче тапкыр "Ел сыйныф җитәкчесе" республика конкурсының зона туры үтте.


Резеда ШӘРИПОВА

Анда районыбыз данын 8 нче мәктәпнең 2 нче сыйныф җитәкчесе Рәмилә Хикмәтова, 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Зөлфия Хәбипова, 6 нчы мәктәпнең 6 нчы сыйныф җитәкчесе Галина Лобанова яклады. Ике көн дәвамында барган бәйгедә Мөслим, Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнары педагоглары белән бергә алар үз тәрбия системаларын яктырттылар, һөнәри осталык серләре белән уртаклаштылар.


- Быел җиңүчеләр урыннарда түгел, ә гомуми республика рейтингы буенча билгеләнәчәк һәм финалга 15 сыйныф җитәкчесе чыгачак, - дип аңлатты жюри әгъзасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге әйдәр белгече Жанетта Соркина.


9 нчы мәктәп кунакларны бәйрәмчә бизәнеп каршылады. Һәр конкурсантка чәчәк бәйләме белән Азнакай сувениры тапшырылды. Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы коллективлары - "Юлдаш" һәм "Фантазия" вокаль ансамбльләре чыгышы шулай ук көтелмәгән матур бүләк булды.


- Конкурсантларыбыз ел саен республика күләмендә призлы урыннар ала. Педагогларыбыз көчле, мәгариф һәм тәрбия өлкәсенә районда игътибар зур. Балаларны тәрбияләүгә мәктәп тә, район һәм предприятие җитәкчеләре дә, ата-аналар да өлеш кертә. Күпсанлы спорт, мәдәният корылмалары, авыр яшүсмерләргә җәмәгатьчелек тәрбиячеләре билгеләү моңа ачык мисал, - ди мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Лилия Әхмәдишина.


Быелгы бәйгедә дә муниципаль этапта көч сынашкан 16 педагог арасыннан зона турына иң-иңнәр чыкты.

Галина Лобанова:


Мин мәгариф системасында 13 ел. Ике тапкыр "Ел укытучысы" бәйгесендә катнаштым. Сыйныф җитәкчесе булып икенче елымны эшлим. Укучыларым бик көчле, шушы кыска гына вакыт эчендә республика һәм ил күләмендәге ярышларда 16 грамота яуладылар.

Зөлфия Хәбипова

Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. Ике ел республиканың "Безнең иң яхшы укытучы" грантын оттым, 2012 елда "Ел укытучысы" конкурсының район турында лауреат булдым. 20 ел сыйныф җитәкчесе вазифасын башкарам. Ата-аналар белән уртак тел таптым. Әмма кайберләренең баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш дигән фикере белән килешәсем килми, бары уртак көч белән генә әхлаклы буын үстереп була.

Рәмилә Хикмәтова


Сыйныф җитәкчесе сыйфатлары мәктәп елларында ук салынды, мин аларны хәзер бары камилләштереп файдаланам гына. Бик актив идем, Балалар иҗаты үзәгендәге "Факел" клубына йөрдем, дружина советы әгъзасы булдым. Инде 24 еллык эш стажым бар. Башлангычларны укытуым белән үземне бәхетле саныйм. Тәрбия һәм белем нигезләре нәкъ менә шушы чорда салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “Ел сыйныф ќитђкчесе” республика бәйгесенең зона туры њтте