Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ел саен 45 мең кеше социаль ярдәм ала

Бюджеттан тотрыклы тәэмин ителү аркасында районыбызның социаль өлкәсендә республика күләмендә уңай үсеш чагыла. Социаль яклау идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге өлкән яшьтәгеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга һәм аларның гаиләләренә, балигъ булмаган балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ел саен районыбызда 45 мең кеше социаль...

Бюджеттан тотрыклы тәэмин ителү аркасында районыбызның социаль өлкәсендә республика күләмендә уңай үсеш чагыла. Социаль яклау идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге өлкән яшьтәгеләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга һәм аларның гаиләләренә, балигъ булмаган балалы гаиләләргә, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ел саен районыбызда 45 мең кеше социаль ярдәм ала.
РФ Президенты фәрманы нигезендә 2007 елдан Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү бара. Шушы чор эчендә 446 ветеран торак шартларын яхшыртты, шул исәптән узган ел - 15 кеше.
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия билгеләүләрен сорап былтыр 8539 кеше мөрәҗәгать итте, бүгенге көндә ай саен 3422 кеше субсидия ала, аларга 14 млн. сум акча түләнде.
Социаль ярдәм республика һәм федераль бюджеттан да күрсәтелә.
Шулай ук ай саен 3156 ата-анага баласы мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә йөргән; 409 ата-анага яшь ярымга кадәр баласын караган өчен; 118 эшләмәүче анага бала туган уңайдан пособиеләр бирелде.
«Ак чишмә» тернәкләндерү үзәгендә ел дәвамында 700 инвалид сәламәтлеген ныгыта.
Актүбәдә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында 105 кеше яши. Аларның уртача яше - 68 яшь, 18 е - коляскалы инвалид. Язмышлары гына түгел, сәламәтлекләре дә катлаулы; даими дәвалау һәм күзәтү таләп итә тәрбияләнүчеләр. Елдан-ел биредә яшәү шартлары яхшыруын билгеләп үтәргә кирәк.
Безнең белгечләр һәр кешегә игътибарлы, итагатьле булулары белән аерылып тора. Күбесе намуслы хезмәтләре өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Һөнәри бәйрәм белән кайнар тәбрикләп, мин барча социаль хезмәткәрләргә иминлек, сәламәтлек, авырлыкларны җиңәрлек ихтыяр көче телим.
Газинур Газизов,

Азнакай халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда ел саен 45 мең кеше социаль ярдәм ала