Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда “Ел эшмәкәре - 2015” бәйгесенә йомгак ясалды
Безнең эшмәкәрләребез матур итеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Менә быел да Азнакайда матур традициягә әйләнгән "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясар өчен "Акчарлак" ресторанына җыелдылар. Алар арасында эшмәкәрлекнең беренче көннәреннән үк үз эшчәнлекләрен башлаган аксакаллар да, бизнес дөньясына әле яңа гына аяк басучылар да бар. "Ел эшмәкәре" бәйгесен...
Безнең эшмәкәрләребез матур итеп эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Менә быел да Азнакайда матур традициягә әйләнгән "Ел эшмәкәре" бәйгесенә йомгак ясар өчен "Акчарлак" ресторанына җыелдылар. Алар арасында эшмәкәрлекнең беренче көннәреннән үк үз эшчәнлекләрен башлаган аксакаллар да, бизнес дөньясына әле яңа гына аяк басучылар да бар.
-
"Ел эшмәкәре" бәйгесен көтеп алам. Ел саен сагынып кайтам, - ди "Ел эшмәкәре - 1998" бәйгесе җиңүчесе, "Вильдан" клиникасы җитәкчесе Рәшит Вилданов. - Ул чорда районыбызда эшмәкәрләр бармак белән генә санарлык иде. Ә хәзер әнә күпме алар. Матур гамәлләре белән районыбызны данга күмәләр. Мин Азнакай эшмәкәрләренең елдан-ел югарырак уңышларга ирешүенә, биек үрләр яулавына сөенеп туя алмыйм.
Әйе, ул еллардан аермалы буларак, бүгенге көндә тормышыбызны эшмәкәрлек эшчәнлегеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Хәзер районда 452 икътисадый актив кече һәм микропредприятиеләр, 1248 шәхси эшмәкәр, 187 КФХ гамәлдә. Район халкының 8 меңгә якын халкы бизнес белән шөгыльләнә. Узган елда гына да 400ләп эш урыны булдырганнар. Эшмәкәрләрне бармак белән генә санарлык булган 1998 нче елларда халыкның фикере дә бөтенләй башкачарак иде. Ул чорда халык эшмәкәрләрне күбрәк "алыпсатарлар" буларак кабул итте. Әмма, еллар узган саен халыкның фикере тамырдан үзгәрде. Шулай булмыйча, эшкуарлар халыкны өр-яңа эш белән тәэмин итүчеләр дә, районыбыз икътисадын үстерүчеләр дә, тормышыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итүчеләр, иганәчелек ярдәме күрсәтеп, игелекле гамәлләр кылучылар да бит. Эшмәкәрләребез үзләре дә тагын да тырышыбрак, дәртләнебрәк, ныклы ышаныч белән эшли башладылар.
-
Кырык ел халкыма намуслы хезмәт итүем белән мин үземне чиксез бәхетле хис итәм, - ди "Максат" кибете хуҗасы Фәндәрия ханым Җиһангирова. - Кешеләрнең рәхмәт сүзләре, ышанычы минем иңнәремә янә канатлар үстерә, тагын да тырышыбрак эшләргә омтылам.
Эшмәкәрләрне бәйрәмнәре белән котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Дәүләт Советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, көньяк-көнчыгыш сәнәгать палатасы рәисе Рөстәм Латыйпов, Татарстан Республикасы эшмәкәрләрне яклау үзәге вәкиле Булат Шәйхразиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнаштылар. Бәйрәмдә шулай ук Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Балык Бистәсе районнарыннан кунакка килгән коллегалары да катнаштылар. Алар тәвәккәл эшмәкәр халкына иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.
-
"Ел эшмәкәре бәйгесе" башка бер генә районда да юк. Кайда гына барсам да, мин азнакайлыларның үрнәген гел мисалга китерәм. Үзләренең активлыклары белән дә, ярдәм программаларыннан файдаланулары белән дә, авыл хуҗалыгы, фермерлык эшчәнлеге буенча да алар аерылып торалар, - ди Булат Шәйхразиев.
Менә тантананың иң күңелле минутларына да килеп җиттек. "2015 елның иң яшь эшмәкәре" исеменә "Гаилә пекарнясы" җитәкчесе Альбина Газизова лаек булды. "Максат" кибете җитәкчесе Фәндәрия Җиһангирова - "Бизнес - Леди"; Рамил Исрафилов - " Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе" булып танылдылар. Ә "2015 елның иң яхшы эшмәкәре" исемен фермер Мәхәсим Атаджанов алуы игълан ителде. Җиңүчеләргә тантаналы шартларда таныклыклар һәм махсус призлар тапшырылды. Үзебезнең "Квартет" төркеме, алып баручы Эльвира Төхбәтуллина, фокусчы-иллюзионистлар чыгышы, җыр-бию - һәммәсе эшмәкәрләр күңелендә онытылмас мизгелләр калдырды. Күк йөзендә меңләгән йолдызчыклар булып фейерверклар атылды.
-
"Ел эшмәкәре - 2016" бәйгесенә старт алдык. Иң-иңнәрне сайлап алуда үз өлешегезне кертегез! - ди чараның төп инициаторы һәм оештыручысы, эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
2015 елның иң яхшы ел эшмәкәре - Мәхәсим Атаджанов; Бизнес-леди - Фәндәрия Җиһангирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев