Азнакайда экологик марафон узды
2-3 нче сыйныфлар арасында үткәрелә торган традицион марафон быел ТР да Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланды. Ул 15 команда катнашында Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узды. Табигатьне саклау юнәлешендә Мәлбагыш мәктәбе җиңде. Азнакайның 2 нче һәм 5 нче мәктәпләре призер булды. Сәнгать-кул эшләре иҗаты юнәлешендә Азнакай...
2-3 нче сыйныфлар арасында үткәрелә торган традицион марафон быел ТР да Экологик культура һәм тирә-як мохитне саклау елына багышланды. Ул 15 команда катнашында Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узды.
Табигатьне саклау юнәлешендә Мәлбагыш мәктәбе җиңде. Азнакайның 2 нче һәм 5 нче мәктәпләре призер булды.
Сәнгать-кул эшләре иҗаты юнәлешендә Азнакай 2 нче мәктәбенең экспресс-күргәзмәсе иң яхшы дип табылды. 4 нче лицей һәм гимназия командалары 2 һәм 3 нче урыннарны бүлеште.
Гамәли юнәлештә шулай ук Азнакай 2 нче урта мәктәбе укучыларына тиңнәр табылмады. Алардан берничә баллга гына калышып, 3 нче һәм 7 нче мәктәп командалары - икенче, гимназия 3 нче урынны яулады.
Команда зачетында җиңгән Азнакай 2 нче урта мәктәбе (1 нче урын), гимназия (2 нче урын), 5, 8 нче мәктәпләр (3 нче урын) командалары "Җир - тормыш планетасы" дигән муниципаль экологик марафонга йомгак ясады.
"Чатыр-тау" дәүләт табигый заказнигы начальнигы Марсель Сәеткулов барлык командаларга да истәлекле бүләкләр тапшырды, мондый чараларның укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләвен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев