Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эчкече гаиләләр хакында җитди сөйләшү узды

Без бәйрәм табыннарының сый-нигъмәттән генә түгел, хәмердән дә сыгылып торганына күнеккәнбез. Эштән соң бер-ике чәркә күтәреп куюны гадәти хәлгә саныйбыз. Ә бит нәкъ менә шул әз-әздән күпләр эчкечелек сазлыгына кереп чума, шуның аркасында күпме гаиләләр таркала, балалар зыян күрә. Ни кызганыч, эчкече ата-аналар - бүгенге заманның иң кискен проблемасы булып...

Без бәйрәм табыннарының сый-нигъмәттән генә түгел, хәмердән дә сыгылып торганына күнеккәнбез. Эштән соң бер-ике чәркә күтәреп куюны гадәти хәлгә саныйбыз. Ә бит нәкъ менә шул әз-әздән күпләр эчкечелек сазлыгына кереп чума, шуның аркасында күпме гаиләләр таркала, балалар зыян күрә. Ни кызганыч, эчкече ата-аналар - бүгенге заманның иң кискен проблемасы булып тора. Аларның балалары караусыз, ач-ялангач, бернинди наз, тәрбия күрми үсәләр. Күбесе начар юлга баса.

8 апрельдә Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында узган 18 район катнашындагы зона семинарында сүз шундый гаиләләр, алар белән эшләү алымнары хакында барды.

- Традицион гаилә кыйммәтләре югала барган заманда без рухи һәм әхлакый идеалларыбызны саклауга һәм яңартуга зур игътибар бирергә тиешбез. Бу җәмгытебезнең нигезе һәм иминлеге, - диде Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин семинарда катнашучыларны сәламләп.

Муниципалитетларның балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокуларын яклау буенча комиссияләре, социаль-тернәкләндерү консилиумнары, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре, опека һәм попечительлек хезмәткәрләре, наркологлар алдында Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау; Мәгариф һәм фән; Сәламәтлек саклау министрлыклары белгечләре чыгыш ясады.

Семинарда әлеге юнәлеш буенча һәр район эшенә анализ бирелде. Азнакай районы уңай яктан үрнәк итеп күрсәтелде.

- Районда социаль имин булмаган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар һәрчак игътибар үзәгендә. Бүгенге көндә 53 бала һәм 49 гаилә исәптә тора, шуларның 30 ы - эчкече гаиләләр. 2015 елда 23 гаиләне исәптән төшердек. Бу барлык профилактик оешмаларның бердәм эшләү нәтиҗәсе. Учетта торган 49 гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр буенча 1 млн 400 мең сумлап әҗәте җыелган иде. Алар белән сөйләшеп, күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итеп, хәзер әҗәтләр 600 мең сумга калды. Башкарган эшләребез күп, әмма әле хәл итәселәре дә бар, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев эш тәҗрибәсе турында чыгышында.

Соңыннан семинарда катнашучылар өчен профилактика системасы субъектларының эш нәтиҗәлегеген күтәрүгә багышланган түгәрәк өстәл оештырылды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда эчкече гаиләләр хакында җитди сөйләшү узды